Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан мэриясе активистка татар телендә җавап бирмәгәне өчен гафу үтенгән


Наил Нәбиуллин
Наил Нәбиуллин

Казан мэриясе вәкиле активист Наил Нәбиуллин мөрәҗәгатенә татар телендә җавап бирмәүләре өчен гафу үтенгән, хаксызлыгын таныган.

Казан мэриясе активист Наил Нәбиуллин мөрәҗәгатенә татар телендә җавап бирмәве өчен гафу үтенгән. Бу хакта активист Facebook-та хәбәр итте.

Наил Нәбиуллин 2020нче елның 29 февралендә Казан мэриясенең интернет кабул итү бүлмәсе аша шәһәр мэры Илсур Метшинга мөрәҗәгать җибәргән. Әлеге хатта Казан юлларындагы суҗыйгыч (ливневкалар) мәсьәләсенең начар эшләве, шәһәр урамнарын даими су басуы, кешеләргә су җыелган урыннардан чыгуның авыр булуы хакында язылган булган.

Бер айдан соң аңа урыс телендә коры рәсми җавап килә. Наил Нәбиуллин, үзенең хокуклары бозылган дип санап, татарча җавап бирмәүне Татарстан прокуратурасына шикаять итте.

“Озак та үтмәде, рәсми хатның татарчасы килде. Инде бу көннәрдә мэрия, хатасын танып, тагын бер хат юллады”, дип яза активист. Постка беркетелгән хатка караганда, Казан шәһәренең башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжов мөрәҗәгатькә татар телендә җавап бирмәүләре өчен гафу үтенгән, хаксызлыгын таныган.

Республика прокуратурасы активистның шикаятенә әлегә җавап бирмәгән.

XS
SM
MD
LG