Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин "иң катлаулы хәлләргә" дә әзер булырга чакырды


Владимир Путин
Владимир Путин

Русия президенты коронавирус белән хәлләрнең торышы яхшы якка үзгәрми дип белдерде.

Русия президенты Владимир Путин 13 апрельдә коронавируска каршы көрәш турында киңәшмә уздырды. Онлайн-киңәшмәдә вице-премьер Татьяна Голикова, Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова, сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко, Мәскәү мэры Сергей Собянин катнашты.

Киңәшмәдә Путин коронавирус белән хәлләрнең торышы яхшы якка үзгәрми дип белдерде. Пациентларның хәле авырлашты, киләсе атналар алга таба вәзгыятьнең ничек үсеш аласын билгеләячәк, диде Путин. Ул "иң катлаулы, гадәттән тыш хәлләргә дә әзер булырга" чакырды.

Президент белгечләрнең коронавирус таралу тизлеген 3, 7, 10 көнгә алдан фаразлавы кирәк дип белдерде. Шул ук вакытта Русия вирусның кинәт таралуын тыеп торуга ирешә алды диде Путин.

Ул медицина саклану чаралары җитмәвен таныды, һәм федераль күләмдә андый чараларның һәм даруларның резервын булдырырга тәкъдим итте. Шулай ук кирәк булган очракта саклану минстрлыгы көчләрен дә коронавируска каршы көрәштә файдаланырга кирәклеген белдерде.

Татьяна Голикова сүзләренчә, бүгенге көндә коронавирус йоктыручылар саны тәүлегенә 16-18 процентка үсә бара. Иң югары күрсәткеч Мәскәүдә, аннары Коми республикасы, Мурмански өлкәсе һәм Петербур килә.

Русиянең бүтән төбәкләре Мәскәүдән 3-4 атнага соңгарак калып бара, якын көннәрдә коронавирус таралуда үсеш дәвам итәчәк дип белдерде вице-премьер.

Аның сүзләренчә, Русиядә 10 төрле тест системы эшләнгән, 254 лаборатория авыруны ачыклауны башкара. Шул ук вакытта организмда коронавируска антитәнчекләрне табучы тест та эшләнгән, ул авырып терелгән кешеләрне ачыклаячак,беренче чиратта медицина хезмәткәрләрен тикшерәчәкләр. Кронавируслы авыруларны дәвалау өчен бөтен ил буйлап хастаханәләрдә 95 мең урын булдырылачак.

Рәсми саннар. 13 апрель

төбәкләравыргансавыкканүлгән
Башкортстан107 (+23)7 (+0)1 (+0)
Татарстан 84 (+11)14 (+3)0 (+0)
Русия18328 (+2558)1470 (+179)148 (+18)

стоп.коронавирус.рф

XS
SM
MD
LG