Accessibility links

Кайнар хәбәр

Соңгы тәүлектә Татарстанда - 23, Башкортстанда 22 кешедә COVID-19 расланган


Русиядә узган тәүлектә 2774 кешедә коронавирус ачыкланган, 22 кеше үлгән. Башкортстанда тагын ике кешенең үлеме турында хәбәр ителде.

Русиянең коронавируска каршы көрәш оператив штабы китергән саннарга караганда, соңгы тәүлектә илдә тагын 2774 кешедә COVID-19 табылган. 22 кеше үлгән.

Татарстанда 23 яңа очрак расланган. Татарстанның коронавируска каршы көрәш оператив штабы хәбәр иткәнчә, сигез очрак – республикага читтән кайткан кешеләрдә, унбише Татарстанның үзендә йоктырган кешеләр. 14 апрельгә республикада COVID-19 йоктыру очраклары 107гә җиткән, шуларның 17се савыккан.

23 очракның 13е – Казанда, берсе Питрәчтә, дүртесе Чаллыда, бишесе Биектау районында диелә.

Башкортстанда 22 яңа очрак теркәлгән, коронавируслы авырулар саны 129га җитте. Яңа очракларның 14е республика клиник хастаханәсендә теркләлгән. Аларның сигезе - клиника хезмәткәрләре.

Республикада тугыз кеше савыккан, өч кеше үлгән дип китерелә. Соңгы тәүлектә 63 яшьлек ирнең һәм 73 яшьлек хатынның үлеме турында хәбәр ителде. 11 апрельдә коронавирустан беренче үлем расланган иде. Тагын ике кеше башка сәбәпләр белән вафат булганнан соң аларда COVID-19 ачыкланды, ләкин алар коронавирустан үлүчеләр статистикасына кертелмәде.

Мәскәүдә узган тәүлектә 1489 кешедә коронавирус расланган. Мәскәү өлкәсендә – 460, Петербурда 121, Коми республикасында 97 очрак.

14 апрельгә Русиядә коронавирус 21 102 кешедә расланган, 170 кеше үлгән. 1694 кеше савыккан.

Рәсми саннар. 14 апрель 2020

төбәкләравыргансавыкканүлгән
Башкортстан129 (+22)9 (+2)3 (+2)
Татарстан 107 (+23)14 (+0)0 (+0)
Русия21102 (+2774)1694 (+224)170 (+22)

стоп.коронавирус.рф 14 апрель 10:30

XS
SM
MD
LG