Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Кырымда чит ил кешеләре милке булган 11 мең җир кишәрлеген тартып алырга мөмкин


Акъяр диңгез яры
Акъяр диңгез яры

Русия президенты имзалаган фәрманга ярашлы, аннексияләнгән Кырымның диңгез буендагы һәм Украина белән чиктәш җирләре чит ил кешеләренеке була алмый. 

Русия Кырымда җир кишәрлекләре булган чит ил кешеләрен бу җирләрне дәүләткә сатарга мәҗбүр итәчәк. Яисә бу җирләр Русия ватандашларына яки Русия оешмаларына сатып бирелергә тиеш.

Мондый карар Русия президенты Владимир Путин 24 мартта имзалаган фәрман нигезендә кабул ителә ала. Кырымның Русия куйган хакимияте чит ил кешеләре милке булган 11 мең ярым җир кишәрлеге барлыгын санап чыгарган.

Путин указы нигезендә Кырымның диңгез буенда урнашкан районнарында, шул исәптән Керич, Ялта, Кизләү, Акъяр кебек шәһәрләрендә җирләр чит ил кешеләренеке була алмый. Шулай ук Украинаның материк өлеше белән чиктәш җирләр дә әлеге исемлеккә кергән. Кырымның бары өч районы гына тыюларда телгә алынмаган.

11 мең ярым җир кишәрлеге хуҗалары арасында 55 ил ватандашы бар дип яза РБК.

Ун меңгә якын җир кишәрлеге Украина ватандашларыныкы, Австралия, Германия кешеләренеке булганнары да бар.

Кырымтатар халкы мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров Кырым җирләрен чит ил кешеләренә бирүне тыю “ярымутрауны колонияләштерүне көчәйтү”гә юнәлтелгән дип белдерде. Чубаров фикеренчә, бу канун аркасында Кырымда җиргә бәяләр төшәчәк, һәм ярымутрауга күчеп яшәргә теләүчеләр артачак.

Белешмә: Кырым аннексиясе

Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.

  • 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
  • 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
  • 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана

XS
SM
MD
LG