Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русияләрнең 40 проценты Путин олигархлар мәнфәгатьләрен яклый дип саный


Респондентларның бары 16 проценты гына Русия президенты гади кешеләрне кайгырта дип уйлый.

Русия президенты Владимир Путин олигархлар, банк хуҗалары һәм зур бизнес ияләре мәнфәгатьләрен яклый. Русияләрнең 38 проценты шундый фикердә. Бу Левада үзәге уздырган сораштыру ярдәмендә ачыкланган. Социологлар уздырган тикшеренү нәтиҗәләре турында Ведомости яза.

Респондентларның 37 проценты “Путин куәт оешмалары мәнфәгатьләрен кайгырта” дип белдергән. 28 проценты президент түрәләрне яклый дип саный. 18 проценты Путин урта сыйныфны, 16 проценты – гади кешеләрне кайгырта дип исәпли.

“Путин халыкның кайсы катламнарына таяна?” дигән сорауга респондентларның 46 проценты “куәт оешмаларына” дип җавап биргән.

2017 елда халыкның 41 проценты Путин куәт оешмалары мәнфәгатьләренә хезмәт итә дип белдергән булган, 51 проценты “куәт оешмаларына таяна” дип җаваплаган.

Левада үзәге җитәкчесе Лев Гудков аңлатканча, хәзер Путинның зур бизнес өчен тырышуы турында фикер нефть бәяләре төшү һәм рубль очсызлануы аркасында өскә чыккан.

XS
SM
MD
LG