Русия төбәкләрендә соңгы тәүлектә COVID-19 диагнозы тагын 3388 кешедә расланган. 28 кеше үлгән. Бу саннарны Русия коронавируска каршы көрәш оператив штабы китерә.
Татарстанда яңа авыручылар булуы әйтелми. 14 апрельгә алынган саннарга караганда, республикада COVID-19 диагнозы 107 кешегә куелган, шуларның 17се савыккан. Татарстан сәламәтлек саклау министры хәбәр итүенчә, биш кеше авыр хәлдә. Медицина хезмәткәрләренең өчесендә вирус ачыкланган.
Башкортстанда соңгы тәүлектә 20 яңа очрак. Республикада COVID-19 барлыгы 149 кешедә расланган, шуларның тугызы савыккан, бишесе үлгән.
Мәскәүдә 1774 яңа очрак теркәлгән. Мәскәү өлкәсендә – 272, Мурмански өлкәсендә – 137, Петербурда 130 яңа очрак.
Бүгенге көндә коронавирус белән Русиядә барлыгы 24 490 кеше авырый. Эпидемия башланганнан бирле 198 кеше үлгән, 1986 кеше савыккан.
Рәсми саннар. 15 апрель 2020
төбәкләр | авырган | савыккан | үлгән |
Башкортстан | 149 (+20) | 9 (+0) | 5 (+2) |
Татарстан | 107 (+0) | 14 (+0) | 0 (+0) |
Русия | 24490 (+3388) | 1986 (+292) | 198 (+28) |