Accessibility links

Кайнар хәбәр

Трамп: АКШ Дөнья сәламәтлек саклау оешмасын финанслауны вакытлыча туктата


Дональд Трамп
Дональд Трамп

АКШ президенты Дональд Трамп оешманы Кытайга күбрәк игътибар бирүдә һәм АКШта коронавирус таралуга китергән карарлар кабул итүдә гаепли.

Президент Дональд Трамп АКШның Дөнья сәламәтлек саклау оешмасына акча бирүне вакытлыча туктатуын белдерде.

Финанслау Дөнья сәламәтлек саклау оешмасының коронавирус пандемия вакытында җибәргән ялгышларын аңлаганчы туктатылып торачак диде Трамп.

Президент Ак йортта брифинг вакытында белдергәнчә, АКШ гыйнварда, коронавирус тарала башлауның беренче көннәрендә үк Кытай белән чикләрне ябарга теләгән, әмма Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы җитәкчелеге бу карарга каршы чыккан.

“Башка илләр һәм төбәкләр дә Дөнья сәламәтлек саклау оешмасыкиңәшләрен тотып Кытай белән чикләрен ачык калдырды, бу коронавирусның бөтен дөньяга таралуын тизәйтте” дигән Трамп.

Аның сүзләренчә, Кытайга артык ышану аркасында егерме тапкыр күбрәк кеше чир йоктырган. Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы үзенең төп бурычларын башкара алмады, һәм җавап бирергә тиеш дигән АКШ президенты.

8 апрельдә Трамп Твиттерда Дөнья сәламәтлек саклау оешмасын гаепләп язып чыккан иде. “Оешма бөтен әйберне бозды. Билгесез сәбәпләр аркасында, нигездә АКШ тарафыннан финансланучы оешма, бөтен игътибарын Кытайга бирде. Без бу мәсьәләне яхшылап өйрәнербез” дигән Трамп. Аның сүзләренчә, АКШ ел саен Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы бюджетына 400-500 миллион доллар түләп тора, бу Кытай түләгән акчалардан 10 тапкыр күбрәк.

БМО җитәкчесе Антониу Гутерриш белдергәнчә, хәзер Дөнья сәламәтлек саклау оешмасының эшчәнлеге өчен тотылган чыгымнарны киметү вакыты түгел. Пандемия узгач кына ялгышларны һәм афәтнең сәбәпләрен ачыкларга кирәк булыр дигән ул.

• Февральдә Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы коронавирус таралуны булдырмас өчен чикләрне ябу кирәк түгел дип белдерде.

• Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы бу пандемия вакытында битлекләр киюгә кагылышлы киңәшләрен берничә тапкыр үзгәртте. Оешманы тәнкыйтьләүчеләр “бу миллионлаган кешене бутады, һәм кайбер очракларда үлем сәбәбе булырга мөмкин” дип белдерә.

• СOVID-19 белән авыручылар саны дөньяда 2 миллионнан артып китте. Авыру 125 меңнән артык кешенең гомерен өзде. АКШ яңа коронавирустан иң нык зыян күргән илләрнең берсе: авыручылар саны 600 меңнән артты, 26 мең кеше үлде.

XS
SM
MD
LG