Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда оптика салоннары һәм чәчтарашханәләр эшли башлый


Мәхкәмәгә һәм хәрби хезмәткә чакырылганнар өчен дә изоляция чикләүләре алына.

Башкортстанда кайбер төр хезмәт күрсәтү нокталарына 16 апрельдән үз эшчәнлекләрен яңадан башларга рөхсәт ителә. Аерым алганда, халыкка чәчтараш һәм визаж (маникюр, педикюр) хезмәтләре күрсәтә торган, күзлек ясаучы салоннар кире ачыла.

Изоляция шартларында бу оешмаларга санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне тайпылышсыз үтәү таләбе куела. Клиентлар алдан язылып килергә тиеш, бүлмәдә алты кешедән дә күбрәк җыелырга ярамый, хезмәткәрләр һәм клиентларның тән кызулыгын даими үлчәп торырга, бер-берсе белән ара калдырып эшләргә, битлекләр, бармакчалар кияргә, ике сәгать саен өслекләрне дымлы чүпрәк белән сөртеп торырга һәм башка таләпләр куела.

Чәчтарашханәләр һәм оптика салонннары ачылачагы турында 13 апрельдә Башкортстан хөкүмәтендә оператив киңәшмәдә хәбәр ителде. Республика җитәкчесе Радий Хәбиров кагыйдәләрне үтәмәгән оешмалар кире ябылырга мөмкин дип кисәтте.

Шулай ук республика хөкүмәте карары белән 16 апрельдән изоляция шартларында кайбер төр оешмаларга бару да рөхсәт ителә. Аерым алганда, кешене мәхкәмәгә, хокук саклау яки дәүләт органнарына чакырганда, хәрби хезмәткә алучы оешмаларга чакыру булганда ул чикләүләрсез бу урыннарга бара ала.

15 апрельгә Башкорстанда COVID-19 вирусы 149 кешедә расланган, 5 кеше үлгән.

  • 31 мартта республикада тулаем үзизоляция тәртибе игълан ителде.
  • 3 апрельдә Хәбиров “икътисадны үтермәскә” кирәклеген әйтеп, карантин чараларының бераз йомшартылырга мөмкинлеген белдерде.
  • 6 апрельдә республикадагы 974 оешма яңадан эшен башлады. Шул ук вакытта коронавирус таралуны булдырмас өчен республика җитәкчелеге кайбер катлам кешеләр өчен аеруча катгый чикләүләр кертте.
  • Татарстанда 14 апрельдә бизнес вәкилләре белән очрашу вакытында республика президенты Рөстәм Миңнехановтан чәчтарашханәләргә ачылырга рөхсәт бирүне сорадылар. Роспотребнадзорның төбәк идарәсе, аерым шартларны үтәгәндә, мондый салоннарның эшли башлавына каршы булмавын белдерде.

XS
SM
MD
LG