Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның тагын 26 районында коронавируслы авырулар ачыкланган


Башкортстанда 40лап районында коронавируслы авырулар теркәлгән. Соңгы тәүлектә бер кеше үлгән.

Башкортстанның коронавируслы авырулар булган районнары исемлегенә тагын 26 район өстәлде. Республиканың Баймак, Бакалы, Балтач, Белокатай, Благовар, Бүздәк, Борай, Дуван, Зианчура, Ишембай, Калтасы, Караидел, Кыйгы, Кушнарен, Көергазы, Мәләвез, Миякә, Нуриман, Салават, Туймазы, Чишмә, Яңавыл районнары һәм Агыйдел, Нефтекама, Салават, Стәрлетамак шәһәрендә беренче тапкыр коронавируслы авырулар ачыкланган. Бу турыда 16 апрельдә брифинг вакытында Башкортстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Ирина Кононова хәбәр итте.

Моңа кадәр коронавирус Башкортстанның Әлшәй, Бәләбәй, Белорет, Бөре, Дәүләкән, Дүртөйле, Зилаир, Иглин, Кырмыскалы, Уфа районнарында, Уфада һәм Кумертау, Октябрьский, Сибай шәһәрләрендә яшәүче кешеләрдә табылган иде.

Республикада 191 кешегә COVID-19 диагнозы куелган, узган тәүлектә 42 яңа очрак өстәлгән. Алты кеше үлгән, соңгы тәүлек эчендә Нефтекама районында коронавируслы тагын бер авыруның гомере өзелгән.

Төбәк Роспотребназдор башлыгы вазифаларын башкаручы Венер Изикаев сүзләренчә, коронавирусның шулай киң таралуы Уфадагы республика клиник хастаханәсендә вирус учагы туу белән аңлатыла. Авыру РКБдан районнарга таралган. Республиканың һигиена һәм эпидемиология үзәге баш табибы Анна Казак белдергәнчә, COVID-19 диагнозы күп кешедә табылу республикада эшнең нәтиҗәле алып барылуын күрсәтә, чөнки РКБда йогышланучылар аралашкан кешеләр ачыкланып, аларга тест ясалган.

Уфадагы Яман шеш авырулары хастаханәсенең ике бүлеге карантинга ябылган. Шулай ук Октябрьски район үзәк хастаханәсе дә карантинда. Элергәк Уфадагы РКБ, 21 һәм 22 хастаханәләр, 8нче санлы шәһәр хастаханәсе, Бөре, Бәләбәй, Ишембай хастаханәләре, Стәрлетамакта ике хастаханә дә карантинга ябылган иде.

Хәзерге вакытта Уфаның дүрт хосусый хастаханәседә коронавируска түләүле анализлар тапшырып була. Тест ясату 1200 сумнан алып 1900 сумга кадәр төшәчәк.

Рәсми саннар. 16 апрель 2020

төбәкләравыргансавыкканүлгән
Башкортстан191 (+42) 9 (+0) 5 (+0)
Татарстан 128 (+21) 14 (+0) 0 (+0)
Русия27938 (+3448) 2304 (+318) 232 (+34)

стоп.коронавирус.рф

XS
SM
MD
LG