Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Җиңү парадына әзерлекне кичектерде


Владимир Путин
Владимир Путин

Русия президенты Кызыл мәйданда парад һәм “Үлемсез полк” йөреше 2020 елда узачак дип белдерде.

Русия президенты Владимир Путин 9 майда узарга тиешле Җиңү парадына әзерлек соңрак башланачак дип белдерде.

Җиңү бәйрәменә, Җиңү көненә бер айдан азрак вакыт калып бара, хәзер безнең алда гади булмаган, турысын әйтсәк, авыр сайлау тора: 9 май көне дә безнең өчен изге, һәр кешенең гомере дә бәяләп бетергесез кадерле” диде Путин.

Президент аңлатканча, 9 май парадын уздырыр өчен аңа әзерлек хәзер үк башланырга тиеш булыр иде.

"Ләкин эпидемиягә бәйле куркыныч әле бик зур, аның югары ноктасы 9 майга үтелмәчәк. Шуңа күрә минем хәзер парадка һәм бүтән киңкүләм чараларга әзерлек башлау хокукым юк" дип ассызыклаган Путин.

Президент сүзләренчә, Кызыл мәйданда Җиңү парады һәм “Үлемсез полк” йөреше 2020 елда, коронавирус куркынычы беткәч узачак.

Русиядә быел Икенче дөнья сугышында җиңүнең 75 еллыгы билгеләп үтелә.

Илдә коронавирус белән авыручылар саны 27 меңнән артып китте.

XS
SM
MD
LG