Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Аэрофлот" 1 августка кадәр чит илләргә билет сатуны туктата


Русиянең иң зур һава ширкәте халыкара рейсларга билет сатмый башлады. Ширкәт сайтында очышлар 1 августтан соң гына күренә.

“Аэрофлот” һава ширкәте чит илләргә очучы рейсларга билет сатуны туктаткан. Элек ширкәтнең сайтында 30 апрельдән соң башкарыласы рейсларга билет алып була иде.

Ширкәт моны "халыкара очышлар башлану белән бәйле ачыклык кертелгәнче" шулай булачак дип аңлатты.

"Бу техник карарны безнең элемтә үзәгенә һәм билет сату офисларына йөкләнеш булмасын өчен кабул иттек. Монда халыкара очышларның башлануына бәйле фаразлар эзләргә кирәкми", дигән һава ширкәте вәкиле.

Коронавирус эпидемиясен булдырмау максатыннан Русия хакимияте 27 мартта халыкара очышларны япты. Хәзерге вакытта андый очышлар Русия ватандашларын чит илләрдән кайтару өчен генә башкарыла. Чит илләр белән һава юллары кайчан ачыласы хәбәр ителми, бу дөньяда коронавирус пандемиясенең кайчан бетүеннән тора.

Апрельдә “Аэрофлот” Русия эчендәге очышлар санын да киметте. Бу илдә коронавирус таралу сәбәпле чикләүләр аркасында юлчылар саны азаюы аркасында эшләнде. Алтмыштан артык юнәлештә очышлар сирәгәйде.

“Аэрофлот” ширкәтләре төркеменә керүче “Победа” һава ширкәте дә 1 апрельдән очышлар башкарудан туктады.

Чит илләргә очышларны тыю аркасында Русиядәге һава ширкәтләре көненә 500 миллион сум югалта дип санап чыгарган иде Һава транспортын кулланучылар берлеге. Русия президенты Владимир Путин ширкәтләргә 23 миллиард сумлык ярдәм күрсәтергә тәкъдим итте.

Коронавирус пандемиясе сәбәпле, бөтен дөнья илләрендә халыкара һәм эчке рейсларның күпчелеге туктатылды. Халыкара һава транспорты берлеге саннарына караганда, сивил авиация очкычларының өчтән бере хәзерге вакытта җирдә тора.

XS
SM
MD
LG