Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Кушнаренко хастаханәсе табиблары коронавирус белән бәйле вазгыятьне тикшерүне сорый


Башкортстанның Кушнаренко районы үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре һәм авырулар хастаханәдә COVID-19 таралу турында мөрәҗәгать чыгарды.

Хатта әйтелгәнчә, 8 апрельдә хастаханәдә ятучы бер авыруда коронавирус расланган, ләкин аның белән аралашкан хезмәткәрләргә саклану чаралары бирелмәгән. Мөрәҗәгатьнең күчремәсе Азатлыкта бар. Анда язылганча, табибларга һәм авыруларга дарулар җитәрлек бирелми, 10 көн дәвамында алар үзләренең COVID-19 тестларының нәтиҗәсен белә алмый.

Кушнаренко районы идарәсе чаралар күрми, рәсми рәвештә бу хәл турында хәбәр ителми диелә. “Авыру белән элемтәгә кергән кешеләр исемлеген 7 апрель иртән үк җибәргән булсак та, район идарәсе аларны 14 көнлек карантинга кую турында карар кабул итмәде, бу кешеләр безнең киңәшләрне тотып кына изоляциягә күчте, анализларын да без үзебез шалтыратып әйткәч кенә килеп алдылар”, дип яза хат авторлары.

Моннан тыш, хастаханәдә калган хезмәткәрләрне ашату оештырылмавы, шәхси гигиена таләпләрен үтәр өчен кайнар су булмавы, юынырга ләгәннәр, савытлар юклыгы, урын-җирнең атна буе алыштырылмавы, юылмавы да әйтелә.

"Хезмәткәрләрне һәм авыруларны 19 апрельдә өйләренә таратабыз диделәр, ә без әле һаман тест нәтиҗәләрен белмибез. Авырулар фетнә күтәрде, анализларны белмичә гаиләләре янына кайтудан баш тарта. Район идарәсе ни эшләргә икәнен һаман хәл итә алмый”, диелә хатта.

Хезмәткәрләрнең инфекция шартларында эшләргә тиешлеге турында рәсми фәрман да чыкмавы әйтелә. “Туганнарга мондагы хәлләр турында сөйләргә рөхсәт ителмәде”, диелә хатта.

Инфекция табибы Елена Пономарева үзеннең берничә көн рәттән температурасы күтәрелгән булуын, дарулар ярдәм итмәвен яза.

“Авыруларга һәм үзебезгә рентген төшерергә дә мөмкинлек юк, чөнки күчмә рентген җайланмасы ватык”, дип яза ул.

“Без дәшми торудан туйдык, чөнки мондый хәлнең башка бүлекләрдә дә килеп чыгуы мөмкин, алар да әзер булмас, саклану чаралары күрә алмас” дип кисәтә авторлар.

Мөрәҗәгатькә тагын биш хезмәткәр һәм сигез пациент кул куйган.

Азатлык Кушнаренко район хастаханәсе баш табибәсенә шалтыратты. Әмма ул район администрациясендә җыелышта иде. Хастаханә идарәсенә вазгыятьне аңлатуны сорап хат җибәрелде.

Башкортстанның республика хастаханәсендә коронавирус табылганнан соң, вирус районнарга да тарала башлады. 17 апрельгә РКБдан тыш, 10 шәһәр һәм район хастаханәләре COVID-19 табылу сәбәпле, карантинга ябылды.

XS
SM
MD
LG