Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түбән Новгородның Кучкай Пожары татар авылында бер кешедә COVID-19 расланган


Кучкай Пожары авылы. Фото Туган авылым Кочко-Пожарки Вконтакте битеннән алынды
Кучкай Пожары авылы. Фото Туган авылым Кочко-Пожарки Вконтакте битеннән алынды

Моңа кадәр Түбән Новгород өлкәсе Камка һәм Өчкүл авылларында биш кеше коронавирус йоктырган иде.

Түбән Новгород өлкәсе Кучкай Пожары (Кочко-Пожарки) татар авылында яшәүче бер кешенең коронавирус йоктыруы ачыкланган. Бу хакта үзенең Instagram сәхифәсендә Кучкай Пожары авылы караган Сергач районы башлыгы Олег Радаев хәбәр итте.


Бүгенге көндә авыручы белән аралашкан кешеләрне барлыйлар.
Моннан тыш, Сергачның үзендә дә бер кешенең коронавирус йоктыруы расланган. Шулай итеп, бүгенге көндә Түбән Новгородның Сергач районында барлыгы алты кешедә COVID-19 расланган. Аларның берсе хастаханәдә дәвалана, калганнары – өйдә.

Олег Радаев әйтүенчә, Кучкай Пожары авылын карантинга ябу каралмаган, бары тик анда яшәүче халыктан үзизоляция тәртибен саклау таләп ителә.

18 апрель иртәсендә Түбән Новгород өлкәсендә барлыгы 517 кешедә коронавирус ачыкланган. Узган атнаны өлкәнең Кызыл Октябрь районында урнашкан Камка һәм Өчкүл татар авылында яшәүче берешәр кешедә коронавирус табылган иде.

Кучкай Пожары татар авылында 2010 елгы җанисәпкә караганда 704 кеше яши. Камкада шулай үк 700ләп кеше яши, Уразавылда – 1 600, Өчкүл авылында – 158 кеше.

XS
SM
MD
LG