Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда ярма, он, ак май, шикәргә бәяләр арткан


Архив фотосы
Архив фотосы

Районнарда бәяләрнең артуын тикшерәчәкләр.

Татарстанда тормыш өчен иң кирәкле азык-төлеккә бәяләр арткан. Бу хакта бүген икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хөкүмәт киңәшмәсендә белдерде. Аның сүзләренчә, кайбер районнардагы сәүдә челтәрләрендә бәяләр артуы күзәтелә. Аеруча, ярма, он, ак май, шикәр хакы күтәрелгән.

"Монополиягә каршы федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе ясаган нәтиҗәләргә караганда, азык-төлеккә бәя арту очраклары күпләп сату базарында күзәтелә", ди Шаһиәхмәтов.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов азык-төлеккә һәм даруларга бәянең артуын тикшерергә кушты. Бу эшне республиканың коронавируска каршы көрәш штабы үз күзәтүенә алачак. Мондый эшне һәр районда оештырырга кушылды.

"Без мондый очракларга тиз арада тәэсир итәргә тиеш. Күпләп сатуны да, кибетләрне дә карарга кирәк. Кибетләр аша товарның ничек һәм кайдан килүен шундук күрә алабыз", диде Миңнеханов.

Шул ук вакытта бәяләрнең артуы турында монополиягә каршы федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе әлегә рәсми аңлатма бирмәде. Март азагында алар бәяләрнең артуы турында белдергән иде.

XS
SM
MD
LG