Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда кибетләрдә һәм җәмәгать транспортында битлексез йөрү тыелачак


Карар үз көченә 20 апрельдән керә. Республикада чәчтарашханәләр эшли башларга мөмкин.

20 апрель, дүшәмбедән башлап Татарстанда сәүдә оешмалары һәм җәмәгать транспортында битлек кимичә йөрү тыела. Бу хакта Татарстан премьер-министры Алексей Песошин имзалаган хөкүмәт карарында әйтелә.

Әлеге карарда язылганча, шулай ук республикада чәчтарашханәләргә эшләү рөхсәте бирелә. Оешмалар тиешле шартларны үтәү очрагында 20 апрельдән эшли башлый ала. Аерым алганда, хезмәткәрләр температурасы үлчәнергә һәм авыру симптомнары булган хезмәткәрләр эшкә кертелмәскә тиеш.

Чәчтарашханәләр мөштәриләрне бары тик алдан язылу тәртибе белән генә кабул итәчәк. Анда бару өчен урамга чыгу рөхсәте системында махсус максат барлыкка киләчәк (11нче максат – чәчтарашханәгә бару).

"Саклану чарасы – беренче чиратта кеше сәламәтлеге иминлеге мәсьәләсе. Без үзизоляция тәртибен әкренләп йомшарту турында сүз йөртәбез: чәчтарашханәләр һәм башкалар ачыла. Ләкин шуны аңларга кирәк: кешеләр арасында элемтәләр күбәйтеп, без аларның сәламәтлеген куркыныч астына куя алмыйбыз. Шуңа үзеңне саклау мөһим", дип аңлатты битлекләр кию турында карарны Татарстан президенты сүзчесе Лилия Галимова.

Элегрәк Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы медицина битлекләрен теккән республика оешмалары исемлеген чыгарды. Әлеге исемлектә 50дән артык оешма бар.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республикада коронавирус йоктыру очраклары киләчәктә артачагын әйтте. Аның сүзләренчә, Татарстан әле вирус таралуның югары ноктасына килеп җитмәгән.

  • 18 апрельгә Татарстанда коронавирус 160 кешедә расланган. 28 кеше вирустан сәламәтләнгән, дип хәбәр итә рәсмиләр. Соңгы тәүлектә республикада вирусның тагын 16 кешегә йоктыру очрагы теркәлгән.
  • 30 марттан Татарстанда "үзизоляция" тәртибе гамәлгә керде. Урамга бары тик ихтыяҗ булганда гына чыгу рөхсәт ителә. Моның өчен смс ярдәмендә махус рөхсәт алу системы булдырылган.
  • Русиядә соңгы тәүлектә вирус йоктыруның 4 785 яңа очрагы турында хәбәр ителә. COVID-19 белән авыручылар саны 36 меңнән арткан. 3 057 кеше савыккан, 313 кеше үлгән.
XS
SM
MD
LG