Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирус йоктыруның Татарстанда 31 яңа очрагы теркәлгән


Яңа йоктыручыларның иң күбе Чаллы шәһәрендә.

Татарстанда бер тәүлектә коронавирус белән авыручылар саны 31 кешегә арткан. Аның өчесе читтән кайткан кешеләрдә, калганнары республиканың үзендә йоктырган кешеләр.

Татарстанның коронавируска каршы штабы белдерүенчә, авыручыларның сигезе Казанда, 17се-Чаллыда, Теләчедә ике кеше һәм берешәр кеше Аксубай, Менделеевски, Саба, Тукай районнарында. Биш кеше хастаханәгә салынган, калганнары өйдә дәвалана.

Хәзер Татарстанда коронавирус йоктырган 191 кеше кеше теркәлгән. Аның 28е сәламәтләнгән.

Русиядә узган бер тәүлектә тагын 6060 кешедә коронавирус рәсман теркәлеп авыручылар саны 42 853 кешегә җитте. Барлыгы 48 кеше үлгән.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG