Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әлбир Крганов "Зөләйха күзләрен ача" фильмы авторларының мөселманнардан гафу үтенүен таләп итә


Әлбир Крганов
Әлбир Крганов

Фильмда сәяси тоткын исемнәре урынына Русия мөселман лидерларының исемнәре кулланыла. Русия мөселманнары дини җыены мөфтие Әлбир Крганов фильмны булдыручылар мөселманнар алдында гафу үтенергә тиеш дип саный.

Дини җыен сайтында язылганча, Әлбир Крганов ВГТРК җитәкчесе Олег Добродеев һәм Милләтләр эше федераль агентлыгы (ФАДН) җитәкчесе Игорь Баринов адресына "Россия 1" телеканалы эфирында "Зөлейха күзләрен ача" сериалының икенче сериясе күрсәтелүенә бәйле мөрәҗәгать җибәргән. Мөрәҗәгатьтә хәзерге Русия мөфтиләренең исемнәре сәяси тоткыннарның исемнәре сыйфатында кулланылуы һәм "мәчеттә ачыктан-ачык җенси мөнәсәбәт" күренешенә борчылу белдерелә.

"Зөләйха күзләрен ача" фильмында репрессияләнгәннәр исемлеген уку күренешендә, аерым алганда, Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Русиянең баш мөфтие Тәлгать Таҗетдин, Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе һәм Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин, XIX гасырның күренекле татар дин белгече Шиһабетдин Мәрҗани һәм башкаларның исемнәре яңгырый.

"Эхо Москвы" язуынча, Крганов моның өчен фильмны булдыручылар мөселман җәмәгатьчелегеннән гафу үтенергә тиеш дип саный.

Элегрәк Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин мәчеттә җенси мөнәсәбәт күренешләренә аңлатма биргән иде.

"Мөселманнарның ризасызлыгы аңлашыла: мөселманнарның дини кыйммәтләреннән һәм изге урыннарыннан көлү — оятсызлык булыр иде. Бу хәл булмады. Районның имам-мөхтәсибе фильм Мәчкәрә авылында төшерелгәндә борынгы мәчеттә барган вазгыятьне контрольдә тотты. Ярамаган эшләр кылынмасын дип, авылның имам-хатыйбы мәчеттә дежур торды. Илебез тарихындагы денсезлек сәясәтен күрсәткән оятсыз күренеш махсус павильонда төшерелеп, монтаж белән өстәлгән", диде ул.

XS
SM
MD
LG