Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда балалар республика клиник хастаханәсенең яман шеш белән авыручылар бүлеген изоляциягә япканнар


Архив фотосы
Архив фотосы

Хастаханәдә бер баланың анасында COVID-19 йоктыруда шикләнәләр.

Казанның балалар өчен республика клиник хастаханәсенең яман шеш белән авыручылар бүлеген изоляциягә япканнар. Бер ананың коронавирус йоктыруында шикләнәләр. Бу хакта хастаханәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Бүлектә химиятерапия алучы иммуносупрессив балалар дәвалану сәбәпле, хастаханәнең җитәкчелеге изоляция чаралары кертергә карар кылды. Бүлек дезинфекцияләнгән, керү-чыгу юлларын чикләгәннәр. Шул ук вакытта ул гадәти режимда эшли. Чөнки Татарстанның зур оешмалары сыман хастаханә читтән торып эшләүгә күчә алмый", дип белдерә балалар республика клиник хастаханәсенең матбугат хезмәте. Аның сүзләрен Бизнес Online электрон газетасы китерә.

Коронавируста шикләнелүче ана моңа кадәр Мәскәүдә Дима Рогачев исемендәге инстиитутта читтән торып консультациягә барган булган. Казанга кайткач бер атнадан соң ул ОРВИ билгеләре белән авырый башланган. Шуннан соң балалар республика хастаханәсе җитәкчелеге бу хатынны йогышлы чирләр белгеченә озаткан һәм баласыннан аерып торырга булган.

"Әлеге хатын коронавируска анализ бирде, рентгенография узды. Авыруда ялган уңай нәтиҗә күзәтелгән... Шушы вакытта ананың баласы даими күзәтү астында булды", дип белдерәләр хастаханәдә.

Иминлекне саклау максатыннан яман шеш бүлеген бер тәүлеккә Сафиуллин урамындагы өченче дәвалау корпусына күчергәннәр. Бу вакытта бүлекне санитар яктан тулысынча эшкәртеп чыгарганнар. Балалар белән ата-аналар үзләре генә чыгып йөри алсын өчен махсус шлюз системы әзерләнгән. Бу башка авыручылар белән элемтәгә кермәс өчен эшләнә.

Бүгенгә бүлектә 27 бала һәм аларны караучы 28 кеше бар дип исәпләнә. Табиблар хастаханә территориясендә изоляциядә. Аларны "Роналд Макдоналд йорты" хастаханәсендә урнаштырганнар.

XS
SM
MD
LG