Accessibility links

Башкортстанда җәмәгать урыннарында битлексез һәм бармакчаларсыз йөрү тыела


Уфа шәһәре тукталышы. Архив фотосы.
Уфа шәһәре тукталышы. Архив фотосы.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров коронавирус таралу сәбәпле, югары әзерлек режимын кертү турындагы фәрманга үзгәрешләр кертүче документка кул куйды. Бүген әлеге документны хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырып чыгардылар.

Фәрманга республика халкын җәмәгать урыннарында, шул исәптән такси һәм җәмәгать транспортында булган вакытта саклагыч битлекләр һәм бармакчалар кулланырга мәҗбүр итүче юллар өстәлде. Җәмәгать транспортын һәм такси йөртүчеләр саклану чаралары булмаган юлчыларны утыртырга тиеш түгел.

Яңа кагыйдәдә үзизоляциянең финанс оешмаларына баручыларга кагылмавы да әйтелгән. Хәзер банк һәм башка финанс оешмаларына баручыларның паспорт һәм банкка баруын дәлилләүче документы булу да җитә.

Эшләрен дәвам иткән ширкәтләргә 20 апрельдән яңа төрле кәгазьләр көченә керде. Анда эш вакытының ничәдән ничәгә кадәр дәвам итүе дә күрсәтелгән. Аларга эшкә кадәр һәм эштән соң 90 минут урамда булу мөмкинчелеге бирелә. Вакытка сыймаганнар үзизоляцияне бозучы булып исәпләнә.

Машина йөртүчеләргә бирелгән рөхсәт кәгазьләренә ярашлы, аларны юлда туктатып тикшергәндә эшли торган оешмалар исемлегенә керү-кермәвен караячаклар.

Башкортстанда коронавирус белән авыручылар саны артуга таба бара. Соңгы тәүлектә авыру ачыкланган 45 кеше өстәлде. Хәзер барлыгы 297 кешедә бу чир расланган, шуларның 209 хастаханәләрдә, калганнары йортларында дәвалана. Иң күп авыручыларар – 25 кеше республиканың Куватов исемендәге республика хастаханәсендә ята, башкаланың Дим районы хастаханәсендә – 21 кеше, районнарга килгәндә, иң күбе Бәләбәйдә. Анда авыручылар саны 21 кешегә җитте. Коронавирустан барлыгы 12 кеше үлде. Шуларның икесе узган тәүлектә.

Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Максим Забелин сүзләренә караганда, мүрхүмнәрдә яман шеш авырулары булган.

Тәртипләр катылана бару сәбәпле, урамнарда полиция хезмәткәрләре һәм дружинниклар саны арта төште.

XS
SM
MD
LG