Accessibility links

Кайнар хәбәр

Канадада атышта 16 кеше үтерелгән


Атыш Канада тарихында иң канкойгыч һөҗүмнәрнең берсе дип бәяләнә.

Канаданың Яңа Шотландия төбәгендә атыш нәтиҗәсендә ким дигәндә 16 кешенең гомере өзелгән.

Үлүчеләр арасында полиция хезмәткәре дә бар. Аткан кеше үтерелгән. Ул полиция хезмәткәре булып киенеп, полициянекенә охшаган машинада йөргән диелә.

Һөҗүмнәр ясауда 51 яшьлек Габриэл Уортман шикләнелә. Канада полициясе башлыгы Бренда Луцки Си-би-си хезмәтенә хәбәр иткәнчә, вакыйга әлегә террорлык гамәле буларак каралмый, полиция җинаятьченең бу адымының сәбәпләрен ачыкларга тырыша.

Беренче һөҗүм 18 апрельдә Портапик шәһәрендә булган. Анда бер йортның эчендә һәм ишегалдында берничә үле гәүдә табыла. Шәһәрдә берничә йортта янгын чыккан.

Полиция 12 сәгать дәвамында атучыны коралсызландырырга тырыша.

Канада премьер-министры Джастин Трюдо бу һөҗүмне “коточкыч хәл” дип атаган. Яңа Шотландия хөкүмәте башлыгы Стивен Макнил бу вакыйганың “төбәк тарихында иң мәгънәсез көч куллану гамәле” булуын әйткән.

Әлеге атыш Канада тарихында иң канкойгыч һөҗүмнәрнең берсе булды диелә.

Моның белән чагыштырырлык сандагы корбаннарга китергән атыш 1989 елда Квебек шәһәрендә булган. Монреаль университетында һөҗүм нәтиҗәсендә 14 хатын-кыз атып үтерелгән.

XS
SM
MD
LG