Accessibility links

Кайнар хәбәр

Соңгы өч елда Башкортстанда халык саны 11 600 кешегә кимегән


Республикага читтән килеп яшәүчеләр саны да 17 меңгә кимегән. Татарстанда халык санының табигый арту күзәтелә.

Башкортстанда соңгы өч елда халыкның табигый артуы туктап калган. Киресенчә, халык саны 0,7 процентка кимегән. Бу саннар РИА Новости чыгарган рейтингта китерелә.

Демографик артым ягыннан Башкортстан Русиядә 35нче урында. 2020 елның 1 гыйнварына республикада 4 млн 38 мең кеше яшәгән. 2017-2019 елларда төбәкнең үз халкы 11,6 мең кешегә кимегән, чит җирләрдән килеп Башкортстанда яшәүчеләр саны да 17 мең кешегә азрак.

Татарстан рейтингта 20нче урында тора. Соңгы өч елда төбәктә халык саны 0,5 процентка арткан. Татарстанда халык санының табигый артуы 5,9 мең кеше тәшкил иткән, килүчеләр хисабына халык саны 11,7 мең кешегә күбәйгән. Хәзерге вакытта Татарстан халкы 3 млн 902 мең кеше тәшкил итә.

Русиянең 58 төбәгендә халык саны кимегән. 24 төбәктә кешеләр саны арта. Ингушетия, Чечня, Дагыстан, Ханты-Манси автоном бүлгесендә һәм тагын берничә төбәктә халык саны туучылар күбрәк, үлүчеләр азрак булу нәтиҗәсендә артып тора. Мәскәү, Ленинград өлкәләре, Краснодар краенда җирле халык саны кими, ә күчеп килүчеләр күп. Атап әйткәндә, Мәскәү өлкәсендә халыкның табигый кимүе 30 мең кеше тәшкил иткән, ә мигрантлар саны 298 мең кешегә арткан.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Башкортстанда 2019 елда халык саны 5 мең кешегә кимегән.

Соңгы дистә елда Русиядә халык саны табигый сәбәпләр аркасында кими бара. 2019 елда халык саны кимү алдагы 11 елда иң югары күрсәткеченә җитте. 2019 елның гыйнвар-сентябрь айларында Русиядә үлүчеләр саны туучылардан 259,6 мең кешегә артыграк булган. Чит илләрдән килүчеләр саны да бу югалтуларны каплый алмый.

XS
SM
MD
LG