Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда ун көндә 10 мең кеше эшсез калган


20 апрельдә Казанда эшсез булып теркәлүчеләр саны 5218 кешегә җиткән.

Апрель ае башыннан алар 1060 кешегә арткан. Шул ук вакытта эшсез булып теркәлмәгән, ләкин эшсез калуын белдереп гариза бирүчеләр саны артуы турында Казанның мәшгульлек үзәге җитәкчесе вазифаларын башкаручы Гөлнара Филиппова Казан шәһәре мэриясе киңәшмәсендә белдерде.

“Эшсез калган кешеләр “Работа в России” порталы аша гына гариза бирә ала. 9 апрельдән Казанда портал аша 10 мең гариза кабул ителде. Шул рәвешле апрель башыннан 11 мең ярым гариза бирелгән”, диде Филиппова.

Шул ук вакытта Казанда 15 мең эш тәкъдиме бар.

Казан шәһәр мэры Илсур Метшин сәнәгать оешмаларында хәл тотрыклы булуын, ләкин эшмәкәрлек өлкәсендә хезмәт итүчеләрнең эшсез калуына әзер торырга кушты.

“Хәзер теге яисә бу сәбәп белән эшен туктаткан эшмәкәрлек, кече һәм урта оешмалар пәйда булачак. Аларны учетка бастыру мөһим. Тиз арада исәпләргә, бернинди йөрүләр булмаска, читтән торып эшләргә, пенсия фонды белән эшләү алгоритмын булдырырга кирәк”, ди Метшин.

XS
SM
MD
LG