Accessibility links

Кайнар хәбәр

Владикавказда халык изоляция тәртибен туктатуны таләп итеп килешенмәгән митингка чыкты


Берничә кешене полиция тоткарлаган. Чарада катнашучылар республика башлыгы Вячеслав Битаревның вазифасыннан китүен дә таләп итәләр.

Төньяк Осетия-Алания республикасы башкаласы Владикавказда халык изоляция тәртибенә протест белдереп, килешенмәгән урам чарасына чыкты. “ОВД-инфо” хәбәр иткәнчә, чарада берничә йөз кеше катнаша.

Протестта катнашучылар республика җитәкчелегенең коронавирус эпидемиясенә каршы чараларын дөрес түгел дип саный. Алар халыкка мәгълүмат җитәрлек күләмдә җиткерелми дип белдерә.

Шулай ук “үзизоляция” режимына каршы шигарьләр дә яңгырый. Русияләргә өйдә утырырга кушылганнан соң, республикада күп кеше эшләрен югалткан. Чарада катнашучылар Төньяк Осетия җитәкчесе Вячеслав Битаревның вазифасыннан китүен дә таләп итә, аның урынына вакытлы хөкүмәт билгеләп, җитәкче итеп Виталий Калоевны куярга өндиләр.

Протест чарасын бастырырга полиция килгән, берничә кеше тоткарланган.

Халык шәһәрнең үзәк мәйданына килеп җиткәч, алар янына республика башлыгы чыгып, эпидемия туктасын өчен аларга өйдә утырырга кирәклеген әйткән. Моңа җавап итеп, кешеләр Битаревның үзенең сыра заводы эшләп торуны искәрткән, өйдә утырырга мәҗбүр булучыларга дәүләт ярдәме булырга тиеш дигән.
Урам чарасына чыгарга оппозициядәге җәмәгать эшлеклесе Вадим Чельдиев чакырган. Ул элеккеге опера җырчысы, хәзер Петербурда яши. Чельдиев социаль челтәрләрдә мөрәҗәгатьләр чыгарып, кайберләрендә үзизоляция тәртибенә каршы сүзләр сөйләгән. Владикавказда Чельдиевка карата җинаять эше ачылган, аны коронавирус турында ялган мәгълүмат таратуда гаеплиләр. Чельдиев Петербурда тоткарланган.

Рәсми саннарга караганда, Төньяк Осетиядә хәзер 145 кеше коронавирус белән зарарланган, 2 кеше үлгән.

XS
SM
MD
LG