Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дональд Трамп АКШка мөһаҗирләр килүне туктатып торырга тели


Дональд Трамп
Дональд Трамп

Эш урыннары американнарның үзләренә җитсен өчен чит илләрдән килүләрне тыярга кирәк дип белдерә Трамп.

АКШ президенты Дональд Трамп чит илләрдән күченеп килүләрне вакытлыча тыярга җыеныун белдерде. Бу турыда ул Twitter-да язып чыкты. Белдерүендә Трамп “күзгә күренмәс дошман”нан саклану өчен һәм американнарның эш урыннарын саклау өчен иммиграцияне вакытлыча тыячагын әйтә.

Шул ук вакытта АКШка башка илләрдән күченеп килү Кушма Штатларның федераль кануннары белән көйләнә. Шуңа күрә Трамп илгә канун нигезендә күченеп килүчеләрне туктата башласа, бу карар мәхкәмәгә бирелүе ихтималы зур.

Соңгы атналарда Дональд Трамп идарәсе мөһаҗирләр һәм АКШка канунсыз күчеп килгән кешеләргә карата өстәмә тыюлар кертте. Алар моны илдә коронавирус таралу куркынычы булу белән аңлатты.

XS
SM
MD
LG