Accessibility links

Кайнар хәбәр

Владикавказда халык җыены оештыручы Чельдиев кулга алынган, ул ачлык игълан иткән


Вадим Чельдиев
Вадим Чельдиев

Опера җырчысы һәм активист Чельдиев полиция вәкиленә карата көч куллануда гаепләнә.

Владикавказның Ленин районы мәхкәмәсе опера җырчысы һәм активист, 20 апрельдә Төньяк Осетия хөкүмәте бинасы каршында протест чарасын оештыручыларның берсе Вадим Чельдиевны ике айга сак астына алган. Бу турыда МБХ Медиа яза.

Чельдиев “хакимият вәкиленә карата көч куллану” маддәсе нигезендә гаепләнә. Активист Петербурдан Владикавказга алып кайтканда полиция хезмәткәренә суккан диелә. Чельдиев үзен кулга алганнан соң ачлык игълан иткән.

Чельдиевның адвокаты полиция вәкиленә аның хезмәттәше сукты дип белдергән. Адвокат сүзләренчә, Чельдиевның кулларында сугу эзләре юк.

Петербурда яшәүче Вадим Чельдиев 15 апрельдә тоткарланган.Ул коронавирус турында фейк таратуда гаепләнә. Тикшерү комитеты белдергәнчә, активист 6 апрельдә социаль челтәрләрдә коронавирус таралуны туктату өчен дәүләт күргән чараларның кирәксезлеге турында язган.

20 апрельдә Владикавказда ике меңгә якын кеше Төньяк Осетия хөкүмәте бинасы янына җыелды. Алар изоляция тәртибе кертү аркасында финанс кыенлыклар кичерүчеләргә ярдәм күрсәтүне, шулай ук республика җитәкчесе Вячеслав Битаровның вазифасыннан китүен таләп иттеләр. Протест вакытында 50дән артык кеше тоткарланган.

XS
SM
MD
LG