Татарстанда коронавирус йоктыруның 50 яңа очрагы теркәлгән дип хәбәр итә Русиянең коронавируска каршы көрәш оператив штабы. 21 апрельгә республикада COVID-19 диагнозы 280 кешегә куелган, шулар арасыннан 36 кеше савыккан. Үлүчеләр юк.
Татарстан оператив штабы хәбәр иткәнчә, яңа ачыкланган авыруларның унысы хастаханәдә, калганнары өйләрендә дәвалана. Яңа очракларның 95 процентында авырулар вирусны республиканың үзендә йоктырган.
Яңа очракларның иң күбесе Чаллыда – 16 кеше. Казанда – 11, Теләче районында – 7, Чүпрәледә – 4, Сарман районында – 3, Әлмәт, Лаеш районнарында – икешәр, Мамадыш, Тукай, Алексеевски, Кукмара һәм Балтач районнарында берешәр очрак.
Башкортстанда узган тәүлектә 74 яңа очрак, үлүчеләр юк. Эпидемия башыннан республикада коронавирустан 14 кеше үлгән иде. Вирус йоктырган кешеләр саны 371гә җитте.
Русиядә соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 5642 очрагы теркәлгән, 51 кеше үлгән.
Ил буйлап 52 763 кеше COVID-19 йоктырган, 456 кеше үлгән, 3873 кеше терелгән.
Рәсми саннар. 21 апрель 2020
төбәкләр | авырган | савыккан | үлгән |
Башкортстан | 371 (+74) | 20 (+6) | 14 (+0) |
Татарстан | 280 (+50) | 30 (+5) | 0 (+0) |
Русия | 52 763 (+5 642) | 3 873 (+427) | 456 (+51) |