Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда коронавирустан үлүчеләр арасында 40 яше тулмаган кеше бар


Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 371гә җитте. 14 кешенең үлеме рәсми раслана.

Башкортстанда узган тәүлектә коронавирус йоктыруның 22 аңа очрагы рәсман теркәлгән. Үлүчеләр юк. 21 март 14.00 сәгатькә республикада барлыгы 371 кешедә COVID-19 табылган. Бу мәгълүматны Башкортстанның сәламәтлек саклау министрлыгы брифингында министр урынбасары Ирина Кононова китерде.

стопкоронавирус.рф порталында яңа 74 очрак күрсәтелде, ләкин 20 апрельгә саннар бирелмәгән иде. Башкортстан рәсмиләре кичә 52 дип күрсәтте.

242 кеше хастаханәләрдә, 87 кеше өйдә дәвалана. Сигез кеше савыгып хастаханәдән чыккан, тагын алты кеше чыгарга әзерләнә. Эпидемия башланганнан бирле 14 кеше үлгән, аларның тугызы 60 яшьтән өлкән кешеләр, берсенә кырык тулмаган булган. Узган тәүлектә үпкә ялкынсынуы диагнозы белән тагын 78 кеше хастаханәгә салынган.

Моннан кала, Кононова Уфадагы РКБда хәлләр торышын да аңлатып китте. Аның сүзләренчә, хастаханәдә 6 апрельдә игълан ителгән карантин тәмамланган, 14 көн дәвамында эшләгән табиблар хәзер ял итә. Алар ике атналык изоляция узачак. Өйләрендә туганнарын зарарлаудан куркып, өйгә кайтып яшәргә теләмәгән, һәм шулай ук тулай торакларда яшәгән табибларга “Аллоплант” күз һәм пластик хирургия үзәге изолятор биргән.

Рәсми саннар. 21 апрель 2020

төбәкләравыргансавыкканүлгән
Башкортстан371 (+74) 20 (+6) 14 (+0)
Татарстан 280 (+50) 30 (+5) 0 (+0)
Русия52 763 (+5 642) 3 873 (+427) 456 (+51)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG