Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәктәпләр рейтингында Татарстан Русиядә дүртенче урынга чыккан


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Татарстанның биш мәктәбе чыгарылыш сыйныфлар белеме ягыннан иң яхшы 100 мәктәп исемлегенә кергән.

Мәктәпне тәмамлаган укучыларның көндәшлеккә сәләте ягыннан Русиядә иң яхшы 100 мәктәп исемлеге төзелгән. Татарстаннан анда биш мәктәп кергән. Исемлектәге уку йортларының яртысы Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән. Бу турыда RAEX агентлыгы башкарган тикшеренүләрдә әйтелә.

Өченче урында Петербур (тугыз мәктәп), бишенче урында Новосибирски һәм Чиләбе өлкәләре (дүртешәр мәктәп). Рейтингта 26 төбәкнең мәктәпләре урын алган.

Татарстаннан исемлеккә кергән мәктәпләрнең дүртесе Казанда. Болар 131нче санлы лицей (36 урын), КФУның IT-лицее (53 урын), КФУның Лобачевский исемендәге лицее (54 урын) һәм 2нче лицей-интернат (76 урын). Шулай ук Әлмәттәге 2нче лицей-интернат та исемлектә 76нчы урында. Чаллының Пушкин исемендәге 78нче санлы лицее вузларга керүчеләр саны ягыннан 101 нче урында чыккан.

Чыгарылыш сыйныфлар белеме дәрәҗәсе ягыннан Русиядә беренче урында МДУның Колмогоров исемендәге Махсуслаштырылган уку-фән үзәге (СОНЦ МГУ), Мәскәүнең “Икенче мәктәп” лицее һәм Чиләбенең 31нче физика-математика лицее тора.

XS
SM
MD
LG