Accessibility links

Кайнар хәбәр

Amnesty International 2019 елда үлем җәзасы турында хисап чыгарды


Хокук яклаучылар дөнья илләрендә үлем җәзасы куллану очраклары кими баруын әйтә.

Amnesty International хокук яклау оешмасы 2019 елда дөньяның төрле илләрендә үлем җәзасын куллану торышы хакында хисап чыгарды.

Гомумән алганда, соңгы дүрт ел эчендә дөньяда җәзалар саны кимүгә таба бара дип белдерә хисап авторлары.

Бүгенге көндә үлем җәзасы дөньяның 20 дәүләтендә бар. Атап әйткәндә, үлем җәзасы киң кулланылучы илләр: Кытай (төгәл саны билгесез, ләкин хокук яклаучылар меңнәрчә очрак турында әйтә), Иран (251), Согуд Гарәбстаны (184), Гыйрак (100дән дә ким түгел), Мисыр (32дән дә ким түгел).

Төньяк Корея һәм Вьетнамда дәүләт җитәкчеләре үлем җәзасын куллану турыда мәгълүматны яшерә.

Согуд Гарәбстанында, Гыйрак, Көньяк Судан һәм Йәмәндә җәзалар саны артуы күзәтелә.

Согуд Гарәбстанында үлем җәзасы бирелгән 184 кешенең алтысы хатын-кыз, яртысы – чит ил кешеләре. Җәза бирелгән кешеләрнең күпчелек өлеше әфьюн һәм үтерүләр белән бәйле җинаять кылучылар. Ләкин хокук яклаучылар кулында булган документларга караганда, җәзаланган кешеләр арасында сәяси диссидентлар, шигый азчылыгы вәкилләре саны арта.

2019 елның 23 апрелендә Согуд Гарәбстанында берьюлы 37 хөкем карары тормышка ашырылган. Үтерелгән кешеләрнең 32се шигыйлар була. Алар террорчылыкта гаепләнеп хөкем ителгән, азаплаулар нәтиҗәсендә алар үзләрен гаепле дип таныган дип белдерә хокук яклаучылар.

Гыйракта үлем җәзасы бирелгән кешеләр саны узган елда ике тапкыр арткан, 2018 елда 52 кеше җәзага тартылган булган. 2019 елда андыйлар саны йөздән дә ким түгел диелә. Бу кешеләрнең күпчелеге “Ислам дәүләте” (Русиядә тыелган) кораллы төркемендә катнашуда гаепләнгән.

Amnesty International хисабында әйтелгәнчә, кайбер хөкүмәтләр үлем җәзасын тормышка ашыру вакытын, урынын яшереп килә. Аерым алганда, Беларус, Ботсвана, Иран, Япония шулай эшли. Бу илләрнең хакимияте булачак җәза турында хөкем ителгән кешеләрнең туганнарына, адвокатларына, кайчакта җәзаланучы кешенең үзенә дә әйтелми.

Әфганстанда 2010 елдан үлем җәзасы бирелмәгән. 2019 елда Тайвань һәм Таиландта да андый очраклар булмаган (2018 елда булган). Казакъстан, Русия, Таҗикстан, Малайзия һәм Гамбия үлем җәзасы куллануга мораторий үтәүне дәвам иткән.

XS
SM
MD
LG