Accessibility links

Кайнар хәбәр

COVID-19 Татарстанда тагын 75, Башкортстанда 25 кешедә рәсман расланды


Русиядә узган тәүлектә 5236 кешедә коронавирус расланган, 57 кеше үлгән.

Татарстанда коронавируслы авырулар саны соңгы тәүлек эчендә 75кә арткан. Бу санны Русия коронавируска каршы көрәш оператив штабы китерә.

Республикада 22 апрельгә барлыгы 355 кешедә COVID-19 расланган, шулар арасыннан 36 кеше савыккан. Үлүчеләр турында хәбәр юк.

Татарстандагы оператив штаб китергән саннарга караганда, яңа ачыкланган авыруларның 28е хастаханәгә салынган, 47 кеше җиңелчә авырый яки аларда авыру билгеләре сизелми, бу кешеләр өйләрендә дәвалана.

75 яңа очракның 35е Казанда. Лаеш районында – 11, Түбән Кама – 7, Питрәч – 6, Чаллы – 4, Аксубайда – 2 очрак теркәлгән. Чүпрәле, Арча, Баулы, Биектау, Буа, Тәтеш, Әгерҗе районнарында берешәр яңа авыру ачыклаган.

Башкортстанда 25 яңа очрак турында хәбәр ителә. Республикада COVID-19 вирусы барлыгы 396 кешедә табылган, 34 кеше савыккан. Барлыгы 14 кешенең гомере өзелгән. Соңгы берничә көндә яңа үлем очраклары турында хәбәрләр булмады.

Узган тәүлектә Русия төбәкләрендә коронавирусның 5236 яңа очрагы теркәлгән, 57 кеше үлгән.

Русиядә коронавирус йоктыручылар барлыгы 58 мең кеше, 513 кеше үлгән. 4420 кеше савыккан.

XS
SM
MD
LG