Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эстониядә Кырымны Русиянеке дип күрсәткән дәреслекләрне гамәлдән чыгаралар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Кырымны Русия биләмәсе итеп күрсәткән нәшрият хаталы битләрне генә алыштырырга тели, ләкин мәгариф министрлыгы китапларны бөтенләй җыеп алырга тәкъдим итә.

Эстониянең мәгариф һәм фән министрлыгы дөнья харитасында Кырымны Русиянеке дип күрсәткән инглиз теле дәреслекләрен мәктәпләрдән кире кайтарып ала. Дәреслекне Studium нәшрияты ике ел элек чыгарган булган. Авторлар дөнья харитасын интернеттан алган. Бу турыда Эстониянең ERR порталы яза.

Дәреслектәге хаталы хаританы Эстония украиннары конгрессы вәкилләре күреп алган. Алар бу турыда нәшриятка һәм илнең мәгариф министрлыгына мөрәҗәгать иткән.

Нәшрият вәкилләре дәреслектәге хата ялгыш җибәрелгәнен, моның явыз ният белән эшләнмәгәнен белдергән.

“Без үз сайтыбызда хаританы дөресләдек, бу хәл өчен гафу үтендек. Дәреслекне сатып алган кешеләргә хаталы битләрне алыштырыр өчен аларны яңадан бастырып җибәрергә тәкъдим иттек. Ләкин мәгариф министрлыгы безнең дәреслекне бөтенләе белән алыштыруны сорый” дип аңлаткан нәшрият мөдире Ааво Кенник. Аның сүзләренчә, әлеге дәреслекне бөтен Эстониядә 200дән артык мәктәп куллана.

Эстония мәгариф министрлыгы канцлеры Март Лайдметс чыннан да шундый карар кабул ителгәнен раслаган.

“Бу очракта дәреслектә мәгълүмат хаклыкка туры килми, чөнки Эстония Кырым ярымутравының оккупацияләнүен һәм аннексияләнүен танымый” дигән канцлер.

Белешмә: Кырым аннексиясе

Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.

  • 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
  • 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
  • 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана

XS
SM
MD
LG