Accessibility links

Кайнар хәбәр

Галимова: "Миңнеханов эшмәкәрләргә ярдәм чаралары турында карар чыгарачак"


Лилия Галимова
Лилия Галимова

Татарстан президенты сүзчесе Лилия Галимова изоляция тәртибе кертелүдән зыян күргән эшмәкәрләргә ярдәм булачак дип ышандырды. 

“Рөстәм Миңнеханов атнасына ике тапкыр төрле өлкәдәге эшмәкәрләр белән очрашу үткәрә. Мөгаен, инде иртәгә эшмәкәрлеккә ярдәм итү чаралары буенча кабул ителгән карарлар игълан ителәчәк”, диде брифинг барышында Лилия Галимова.

Галимовадан Татарстан президентының халыкка акча тарату тәкъдимнәренә мөнәсәбәтен сорадылар. Күптән түгел Сбербанк башлыгы Герман Греф моңа каршы чыккан иде. Ул АКШ белән Европа берлеге кулланган алымнарның Русиядә булмавын әйтте. Аңа кадәр Русия Үзәк банкы башлыгы Эльвира Нәбиуллина да халыкка акча тарату тәкъдименә каршы чыкты.

“Рөстәм Миңнехановның субсидияләр сорап федераль хөкүмәткә юлланган мөрәҗәгатьләре безнең нинди өлкәләргә ярдәм итәргә кирәклеге хакында сөйли. Президентның кемнеңдер позициясенә бәя бирү гадәте юк. Бу Герман Грефның фикере”, диде Лилия Галимова.

18 апрельдә Рөстәм Миңнеханов Русия хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустинга мөрәҗәгать юллаган иде. Ул шәхси эшмәкәрләр белән үзмәшгульләрне зыян күрүчеләр исемлегенә кертүне сорады. Эшсез калучыларга түләнә торган 12 мең сум күләмендәге пособиены аларга да бирергә кирәк дип белдерде. Федераль үзәктә Татарстан президенты тәкъдименә әлегә җавап булмады.

  • Башкортстан хакимияте эшмәкәрлеккә ярдәм чаралары буларак 15 млрд сум акча бүлеп бирде. Аерым алганда, халык сәнгате эшләнмәләре җитештерүчеләр, кунакханә һәм туризм өлкәсе, шифаханәләр, җәмәгать туклануы оешмалары, балалар һәм зурлар өчен өстәмә белем бирү, чәчтарашханәләр һәм матурлык салоннары, санаклар төзәтү, кер юу һәм химик чистарту нокталары, күргәзмә эшчәнлеге өлкәсе, иҗат эшчәнлеге, күңел ачу чаралары һәм физкультура-сәламәтләндерү өлкәсендә эшләүчеләр дәүләт ярдәме алачак диелде.
  • Шулай ук эшмәкәрләр кайбер салымнардан азат ителде.
  • Татарстанда социаль програмнар да кыскартылырга мөмкин. “Безнең ишегалды” програмын өч елда тәмамлый алмаячаклар. Лилия Галимова белдерүенчә, 50 млрд сум күләмендә програмны биш елга сузарга карар кабул ителгән.

XS
SM
MD
LG