Русия хөкүмәте “Полиция турында” канунга үзгәрешләр кертү турында канун өлгесе әзерләгән. Анда эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренең вәкаләтләрен киңәйтү күздә тотыла. Тәртип сакчыларына утлы корал куллануны гадиләштерергә мөмкиннәр, шулай ук торак йортлар тирәсен чикләүче корылмалар белән әйләндереп алу, бикле машиналарны ачу, киңкүләм чаралар уза торган урыннарны чикләп кую хокукы да бирелергә мөмкин. Бу турыда Интерфакс яза.
Хәбәрдә әйтелгәнчә, документ хөкүмәт тарафыннан хупланган. Ул әлегә думага кертелмәгән.
Яңа канун өлгесенә ярашлы, үзенә һөҗүм куркынычы яный дип санаса, полиция хезмәткәре кулындагы утлы коралын куллана ала.
Моннан кала, яңа төзәтмәләр кабул ителсә, полиция хезмәткәрләре үз вазифаларын үтәгән вакытта кылган гамәлләре өчен җинаять җаваплылыгына тартыла алмаячак.
Элек хәбәр ителгәнчә, Русиядәге транспорт полициясенә электр белән суга торган җайланмалар кулланырга рөхсәт ителде.
Агора халыкара хокук яклау оешмасы мәгълүматынча, Русиядә соңгы елларда вәкаләтләрен арттырып җибәрү өчен хөкем ителгәннәр саны кимегән. 2019 елда газаплаулар маддәсе нигезендә 641 полиция хезмәткәре җавапка тартылган, бу ун ел элек булган саннарга караганда 2,5 тапкыр кимрәк.
- 2019 елның җәендә Мәскәүдә оппозициянең хакимият белән килешенмәгән урам чаралары узды, анда катнашучылар Мәскәү шәһәр думасына сайлауларга бәйсез намзәтләрне кертүне таләп итте. Митингларның һәркайсында полиция меңнән артык кешене тоткарлады. Тикшерү комитеты полиция хезмәткәренә карата көч куллану маддәсе нигезендә җинаять эшләре ачты.
- Берничә кеше хөкем ителде. Чараларны куып тарату вакытында зыян күрүчеләр үзләрен кыйнаган полиция хезмәткәрләренә карата тикшерү таләп итте, ләкин бу таләпләр кире кагылды.