Accessibility links

Кайнар хәбәр

ОБСЕ коронавируска каршы көрәш шартларында милли азчылыклар телләрен кулланырга чакыра


Ламберто Заньер
Ламберто Заньер

Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы (ОБСЕ) милли азчылыклар эше Югары комиссары Ламберто Заньер оешма әгъзасы булган илләргә коронавирус пандемиясе белән бәйле киңәшләр белән мөрәҗәгать итте.

Мөрәҗәгатьтә әйтелгәнчә, дәүләтләр гадәттән тыш чаралар керткән шартларда хакимиятләрнең җәмгыятьнең бөтен әгъзаларының мәнфәгатьләрен дә аңлап эш итүе сорала. Сүз монда, шул исәптән, милли азчылык вәкилләре турында да бара диелә документта.
Аерым алганда, иҗтимагый хезмәтләрнең милли азчылык телләрендә күрсәтелүе, икътисади яктан авыр хәлдә калырга мөмкин булган катламнарны яклау, кысрыклау һәм ксенофобияне булдырмау зарурлыгы әйтелә.

Санап кителгән чаралар арасында халыкка хакимият һәм идарәләрнең хезмәтеннән, медиа, мәгариф, социаль-икътисади интеграция һәм башка өлкәләрдә хезмәтләрдән файдалануга мөмкинлек бирү кирәклеге әйтелә. Бөтен өлкәләрдә милли азчылыклар мәнфәгатьләре дә кайгыртылырга тиеш диелә. Азчылыкларның телләре кулланылырга тиешлеге аеруча ассызыклана.

Элегрәк Азатлык Татарстанда коронавируска каршы чаралар керткәндә татар теленең кулланылмавы турында язган иде. Социологлар сүзләренчә, халыкка мөрәҗәгатьләр, мәсәлән, өйдә калырга үтенү, кешеләрнең туган телендә яңгыраса, бу аларның әлеге таләпләрне яхшырак үтәвенә китерергә мөмкин.

2019 елның җәендә ОБСЕ Югары комиссары Ламберто Заньер Татарстанга килде. Ул Казанда күзәтүләреннән чыгып Русиядә телләрнең торышында берничә җитешсезлек күреп алуын белдерде. Аерым алганда, Заньер Татарстанда татар теле урыс теле кебек үк дәүләт теле булып торса да, татарларның үз тел мәдәниятен өйрәнүгә мөмкинлекләре шактый чикләнгән булуын аңлаган. Заньер шулай ук Татарстанда БДИны бары урыс телендә генә биреп булуына “гаҗәпләнгән”.

XS
SM
MD
LG