Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда Русия прокуратурасы җомга намазы уздырган өчен имамга каршы эш ачкан


Длявер Хәлилов
Длявер Хәлилов

Длявер Хәлиловны хакимияткә алдан әйтеп куймыйча халык катнашында чара уздыруда гаеплиләр.

Кырымның Совет районында Русия прокуратурасы крымтатар имамы Длявер Хәлиловка каршы административ эш ачкан. Имамны кеше җыеп чара уздыруда гаеплиләр. Бу чара чынлыкта җомга намазы була. Прокуратураның имамны җавапка тартырга теләве сәбәпләрен Крым.Реалиига адвокат Эмиль Курбетдинов аңлаткан.

“Прокуратура бу чараның җәмәгать белән кылган намаз булуын, дини чара уздырылганын таный. Шул ук вакытта прокурор Длявер Хәлиловның гамәлләрен канунсыз җыелыш дип бәяләргә булуын әйтә, чөнки мәчет бинасы кайчандыр спорт комплексы булган. Бу бер-берсенә һәм мантыйкка каршы килә торган ике фикер, шуңа карамастан безнең кулда административ хокук бозу турында беркетмә” дигән адвокат.

22 апрельдә Длявер Хәлилов һәм аның адвокатын прокуратурага чакырып, аларга административ хокук бозу турында карар тапшырганнар. Имамны “Билгеләнгән тәртиптә хәбәр итмичә халык катнашында чара уздыру” маддәсе нигезендә хөкем итәргә җыеналар.
Курбединов аңлатканча, хәзерге мәчет бинасы элек бистә мәктәбенең спорт комплексы булган. Ләкин 2004 елда Заветное бистәсе идарәсе бу бинаны мәчет итеп куллану өчен мөселманнарга биргән.

15 апрельдә Длявер Хәлиловны прокуратурага чакырып, “канунсыз миссионерлык эшчәнлеге” маддәсе нигезендә җавапка тартылачагын хәбәр иткәннәр. Моңа кадәр шул ук маддә белән крымтатар имамнары Юсуф Аширов һәм Рәсим Дервишев гаепләнгән иде. Дервишевны җомга намазы уздырган өчен җавапка тартып, 5 мең сум күләмендә штраф түләткәннәр.

“Канунсыз миссионерлык эшчәнлеге” маддәсе нигезендә Русиягә буйсынган Кырым мөселманнары диния назәрәтенә керми торган имамнар эзәрлекләнә.

XS
SM
MD
LG