Accessibility links

Дума депутатлары Telegram-ны томалауны туктатучы канун өлгесе әзерләгән


Telegram мессенджерын дәүләт оешмалары да куллана, аны томаларга маташу дәүләтнең абруена зыян китерә дип саный авторлар.

Русия думасында "Гадел Русия"депутатлары Федот Тумусов һәм Дмитрий Ионин Telegram мессенджерын томалауны туктату турында канун өлгесе әзерләгән. Бу турыда Коммерсант яза.

Документ авторлары белдергәнчә, томалауларга карамастан, хәзер Telegram кулланылышта кала бирә. Шул исәптән аны Мәскәү шәһәре һәм Мәскәү өлкәсенең коронавируска каршы оператив штаблары да халыкка мәгълүматны тиз арада җиткерү өчен файдалана. Интернет-кулланучыларның күбесендә Telegram “тоткарлыксыз” эшли, калганнар аны томалауларны урап узу алымнары ярдәмендә файдалануын дәвам итә.

Авторлар фикеренчә, алга таба да мессенджерны томалау турында белдереп, аны туктатырга маташу Telegram үсешенә зыян салмый, ә “дәүләт хакимияте абруена” зыян китерә.

Канун өлгесе килештерү өчен Русия премьер-министры Михаил Мишустинга һәм дигитал үсеш министрлыгы башлыгы Максут Шадаевка җибәрелгән. Хөкүмәттә депутатлар керткән тәкъдим турында фикер белдермәгәннәр, ләкин документларны алуларын раслаганнар.

  • Telegramны томалауны Роскомнадзор мәхкәмә карары нигезендә 2018 елның апрелендә башлады. Моңа мессенджерның кулланучыларның язмаларын укырга мөмкинлек бирүче ачкычларны ФСБга тапшырудан баш тартуы сәбәп булды. Telegram-га керүне туктатырга маташып, Роскомнадзор миллионлаган IP-адресны томалады, бу төрле сайтлар һәм сервисларның эшендә тоткарлыклар тудырды. Томалау башланганчы Telegram-да Русиянең күп кенә министрлыклары һәм башка дәүләт оешмалары үзләренең рәсми каналларын булдырган иде.

XS
SM
MD
LG