АКШ президенты Дональд Трамп коронавирус эпидемиясе сәбәпле илгә мөһаҗирләр килүен туктатып торучы фәрман имзалады. Президент моны эш урыннарын һәм медицина ресурсларын американнар өчен саклау өчен кабул ителгән карар дип аңлатты.
"Бу икътисад тергезелә башлаганда эшсез американнарга эш урыннары өчен чиратта беренче булып торуны гарантияли", дип китерә Reuters Трамп сүзләрен.
Элегрәк Трамп әлеге фәрман 60 көн гамәлдә булачак, аны озайту мөмкинлеге дә каралган дип белдергән иде. Фәрман 24 апрельгә каршы төндә үз көченә керә. Чикләү медицина хезмәткәрләренә, эпидемия белән көрәштә катнашучы башка һөнәр ияләренә һәм АКШ ватандашларының якын туганнарына кагылмый.
Шул ук вакытта АКШка башка илләрдән күченеп килү Кушма Штатларның федераль кануннары белән көйләнә. Шуңа күрә Трамп илгә канун нигезендә күченеп килүчеләрне туктата башласа, бу карар мәхкәмәгә бирелүе ихтималы зур.
Коронавирус йоткыручылар саны белән АКШ дөньяда беренче урында тора. Бу сан 840 меңгә җитеп килә. 46,5 мең кеше әлеге вирустан үлгән.