Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирус йоктыручыларның рәсми саны Татарстанда да, Башкортстанда да 400дән артты


Русиядә соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның яңа 4774 очрагы рәсман теркәлгән. Татарстанда һәм Башкортстанда авыручылар 400дән артып китте.

Татарстанда соңгы тәүлектә COVID-19 57 кешедә расланган. Бу хакта Русия хөкүмәтенең коронавируска каршы көрәш штабы хәбәр итә. Шулай итеп республикада яңа төр вирус йоктыручылар саны 412гә җитте. 36 кеше терелгән, үлүчеләр турында хәбәр ителми. Элегрәк белдерелгәнчә, Казандагы Республика клиник хастаханәсендә коронавирус белән авыручылар арасында 7 кеше авыр хәлдә. Дүрт кеше үпкә җилләтү җиһазына тоташтырылган. Алар барысы да 80 яшьтән олырак.

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 422 булды. Соңгы тәүлектә 26 очрак теркәлгән. Яңа үлүчеләр турында рәсми әйтелми. Моңа кадәр 14 кешенең үлеме турында хәбәр ителде. Шул ук вакытта Башкорт дәүләт медицина университеты клиникасында 22 апрель кичен коронавируслы тагын бер авыруның үлеме турында хастаханә баш табибы Евгений Сырчин язды.

Русиядә 23 апрельгә COVID-19 йоктыруның 4774 яңа очрагы теркәлгән. Илдә барлыгы 62 773 кеше яңа төр вирус белән авырый.

Соңгы тәүлектә коронавируслы 42 кеше үлгән, Русиядә барлыгы үлүчеләр саны 555кә җитте.

Илдә коронавируска 2,4 миллион лаборатор тикшерү уздырылган.

23 апрель 2020

төбәкләравыргансавыкканүлгән
Башкортстан422 (+26) 38 (+4) 14 (+0)
Татарстан 412 (+57) 33 (+0) 0 (+0)
Русия62 773 (+4 774) 4 891 (+471) 555 (+42)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG