Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда пандемия вакытында Республика ифтарының форматы үзгәрә


Татарстан Диния нәзарәте аны "100-еллык ифтары" исеме белән оештыра. Чарага читтән торып 30 меңләп кеше җәлеп ителәчәк дип әйтелә. Ул бер ай буена дәвам итәчәк.

Татарстан мөселманнарының диния нәзарәте пандемия сәбәпле VIII Республикакүләм ифтар чарасы форматын үзгәртә. Ифтар ризыклары өйгә китереп биреләчәк. Ифтар ланч-бокслары бары тик мохтаҗларга гына таратылачак. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ифтар аерым көнне түгел, ә ай буена дәвам итәчәк. Бу чараны уздыруда үз өлешен кертергә теләгән кешеләр акчалата ярдәмне SMS ярдәмендә җибәрә ала.

Ифтар ризыгы көн саен "Ак Барс Арена" стадионы, "Туган авылым" милли-туристик комплексы территориясендә махсус тартмаларга тутырылачак һәм көн саен 1000 мохтаҗ кешегә тапшырылачак. Исемлек "Зәкәт" хәйрия фонды, район һәм Казан мөхтәсибәтләре нигезендә төзелә. Һәр көнне ифтар җыелмаларын мөхтәсибәтләр вәкиле килеп алачак, аларны үз җирлегендәге кешеләргә өләшәчәк.

Ризык әзерләгәндә һәм аларны тапшырганда оештыручылар коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау өчен Роспотребнадзор тәкъдим иткән барлык чаралар да күреләчәк дип ышандырыла.

Моңа кадәр Татарстанның республикакүләм ифтар чарасы "Ак барс арена", "Теннис үзәгендә уза иде. Ел саен анда катнашучылар саны артып барды. Узган елны бер кичтә берьюлы 15 мең кеше авыз ача алды.

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG