Accessibility links

Кайнар хәбәр

КПРФның Татарстандагы башлыгы Хафиз Миргалимов коронавирус йоктыруда шикләнелә


Хафиз Миргалимов
Хафиз Миргалимов

Кичә Миргалимов битлексез үз тарафдарлары белән Казанда Ленин һәйкәленә чәчәкләр салды.

Бу хакта бүген Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт шурасы утырышында әйтте.

"Безнең Хафиз кардәш тә йоктыручылар арасына керде", диде Миңнеханов Дәүләт шурасы утырышында коронавирус турында фикер алышканда.

Президент КПРФ депутатларына "үз лидерыгызны саклый алмадыгыз" дип тә әйтте.

КПРФтагы чыганаклар хәбәр итүенчә, Миргалимовта коронавирус табылган. Кичә ул битлексез үз тарафдарлары белән Казанда Ленин һәйкәленә чәчәкләр салды.

Бүген Татарстан Дәүләт шурасы утырышы видеоэлемтә режимында бара.

Депутатларны алты залга бүлеп утырттылар. Алар Дәүләт шурасы, хөкүмәт йорты, мәдәният министрлыгы, Казан, Әлмәт, Чаллы хакимияте биналарыннан эшли, кул күтәреп тавыш бирәләр. Депутатлар арасында Хафиз Миргалимов күренмәде.

XS
SM
MD
LG