Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда хастаханә баш табибы коронавирустан тагын бер кеше үлүе турында хәбәр итте 


Башкорт дәүләт медицина унвиерситеты клиникасында коронавируслы авыру үлгән.

23 апрельдә Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгының коронавируска бәйле брифингы вакытында министр Максим Забелин республикада узган тәүлектә COVID-19 сәбәпле яңа үлем очраклары булмавын әйтте. Ләкин республика клиникаларының берсендә 22 апрель кичен бер ир-ат коронавирустан үлгәне билгеле булды. Бу турыда Башкорт дәүләт медицина университеты клиникасындагы коронавирус белән авыручыларны дәвалау өчен һоспитальнең баш табибы Евгений Сырчин Facebook-та язып чыкты.

Сырчин сүзләренчә, хәзерге вакытта Башкорт дәүләт медицина университеты клиникасында 10 пациент реанимациядә, алтысы үпкәләрне ясалма җилләтү җайланмасына тоташтырылган. “Бу авыруны коткару өчен мөмкин булганның барысы да эшләнде, ләкин бүтән катлаулы чирләре булу һәм яше өлкән булу аркасында исән кала алмады” дип язган табиб.

Забелин китергән саннарга караганда, Башкортстанда 23 апрельгә COVID-19 йоктыруның 422 очрагы рәсман теркәлгән, соңгы тәүлектә авырулар 26 кешегә арткан. 28 кеше савыгып хастаханәдән чыккан, 50 кешене үпкә ялкынсынуы диагнозы белән дәваларга салганнар.

Башкортстанда Роспотребнадзор вәкиле Венер Изикаев карантинга ябылган хастаханәләрнең өчесе яңадан гадәти эш тәртибенә кайтуын сөйләде. Уфадагы 8нче шәһәр хастаханәсе, Салават шәһәре һәм Ишембай район үзәк хастаханәләре карантиннан чыккан.

Рәсми саннар. 23 апрель 2020

төбәкләравыргансавыкканүлгән
Башкортстан422 (+26) 38 (+4) 14 (+0)
Татарстан 412 (+57) 33 (+0) 0 (+0)
Русия62 773 (+4 774) 4 891 (+471) 555 (+42)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG