Accessibility links

Кайнар хәбәр

Интерактив уен: эмодзи телендә татар әйтемнәре

Туган тел көне уңаеннан Азатлык интерактив уен тәкъдим итә. Иң күп таралган татар мәкаль-әйтемнәрен җыеп, аларны эмодзи теле ярдәмендә ребуска әйләндердек. Рәсемнәргә карап, нинди мәкаль-әйтем икәнен ачыклый аласызмы? Әйдәгез, башны эшләтеп карыйк!

1. Монысы – иң җиңеле. Мөгаен, балачакта һәрберебезгә әти-әниләр бу хакта әйткәндер. (4 сүз)
,
БАС
ДӨРЕС
ДӨРЕС ТҮГЕЛ
Кем эшләми, шул ашамый
2. Монысын да һәр татар кешесенең нәсыйхәт буларак еш ишеткәне бар (3 сүз)
-
БАС
ДӨРЕС
ДӨРЕС ТҮГЕЛ
Ашыккан — ашка пешкән
3. Саннарга карасагыз, бу әйтемне шунда ук әйтерсез. Беренче өч сүзне генә язарга кирәк.
,
БАС
ДӨРЕС
ДӨРЕС ТҮГЕЛ
Җиде кат үлчә, бер кат кис
4. Таныйсызмы? (4 сүз)
БАС
ДӨРЕС
ДӨРЕС ТҮГЕЛ
Карга күзен карга чукымый
5. Бу гыйбарә озынрак, ул 6 сүздән тора. Без исә беренче өч сүзне генә язарга сорыйбыз.
,
БАС
ДӨРЕС
ДӨРЕС ТҮГЕЛ
Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар
6. Соңгы рәсем эмодзи түгел, ләкин бу фотоны куюдан тыела алмадык. Туры килә бит! 😊 (3 сүз)
-
БАС
ДӨРЕС
ДӨРЕС ТҮГЕЛ
Узган эшкә — салават
7. Һәм соңгы әйтем, катлаулырак булса да, еш яңгырый. (4 сүз)
БАС
ДӨРЕС
ДӨРЕС ТҮГЕЛ
Теле барның иле бар
Сезнең нәтиҗә
ДӨРЕС
ДӨРЕС ТҮГЕЛ
Яңадан башла
XS
SM
MD
LG