Accessibility links

Кайнар хәбәр

Reuters: Русия ОПЕК+ килешүен үтәү өчен нефтьне яндыра башларга мөмкин


ОПЕК+ төркеме илләренең нефть чыгаруны киметү турында килешүен үтәү максатыннан Русия сатылмаган нефтьне яндырып юк итә башлавы ихтимал.

Дөнья базарында нефть кирәгеннән артык туплангач, Русия ширкәтләре сатылмаган нефтьтән котылу юлларын карый. Шул исәптән аны яндырып юк итү юлы да исәпкә алына. Бу турыда Reuters Русия нефть тармагында үзенең чыганакларына таянып хәбәр итә.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, ОПЕК+ илләренең нефть чыгаруны киметүе турында килешүе тагын бер атнадан гамәлгә керә, ә Русия ширкәтләре моны җитештерүгә зыян салмыйча эшләү юлларын әлегә тапмаган. Рентабельлеге түбән булган кайбер чыганаклардан нефть суырту вакытлыча туктатылырга мөмкин. Әмма аларны яңадан тулы көченә эшләтеп җибәреп булыр дигән ышаныч юк.

Кайбер ширкәтләр скважиналарны вакытлыча ябып, аларны төзекләндерү эшләре алып барырга мөмкин. “Чыннан да, ихтыяҗ түбән, ләкин бу нефть чыганакларын ябу өчен сәбәп түгел: кайбер очракларда нефтьне суыртып, яндырып бару яхшырак” дигән тармак вәкилләренең берсе.

12 апрелдә ОПЕК+ илләре май һәм июнь айларында нефть чыгаруны тәүлегенә 9,7 миллион мичкәгә киметергә килеште. Русия башка илләргә караганда күбрәк киметергә мәҗбүр булачак – тәүлегенә 2,7 миллион мичкәгә. Килешүгә АКШ, Канада һәм Норвегия кушылган очракта 1 майдан нефть табу тәүлегенә 19 миллион мичкәгә кимергә мөмкин.

Белгечләр әйтүенчә, бу күләмнәр дә нефть базарында тотрыклылык булдыру өчен җитәрлек түгел. Коронавирус пандемиясе сәбәпле дөньяда нефтькә ихтыяҗ тәүлегенә 30 миллион мичкәгә кимегән.

XS
SM
MD
LG