Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда республикакүләм ифтар чарасы ай буе дәвам итәчәк


Чарадан күренеш
Чарадан күренеш

Башка еллардан аерылмалы буларак, коронавирус чире сәбәпле әлеге чара быел ай буе дәвам итәчәк.

24 апрель, уразаның беренче көнендә Казанның "Ак Барс арена" стадионында VIII республикакүләм ифтар узды. Башка еллардан аерылмалы буларак, коронавирус чире сәбәпле быел аның формасы үзгәрде. Ул бер көн генә түгел, ай буе дәвам итәчәк. Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин сүзләренчә, бу башка чара калмаганлыктан шулай эшләнә.

Камил Сәмигуллин
Камил Сәмигуллин

"Бөтенләй булмаганчы, ифтарны онлайн рәвешендә булса да уздырырга килештек. Башка елларда без бер көнне җыелып, егерме мең кешене ашатсак, быел шул күләмдә халыкны ай буе, ризыкларны төрле районнарга өләшеп ашатачакбыз. Бу ризыклар иң элек җирле мөхтәсибәтләргә ярдәм сорап килгән мохтаҗларга таратылачак. Һәр көн берничә район мөфтие, мәчет имамнары килеп, билгеле күләмдә ярдәм пакетларын алып китеп үзләрендә таратырга тиеш була. Ерак районнарга без барып йөри алмыйбыз. Әмма үзләре теләк белдерсә, шулай ук бирегә килеп ризыкларны алып китә алалар. Пандемия күп кенә уңайсызлыклар тудырды, мәчетләребездә җәмәгать белән җыелышып, тәравих намазларыбызны, ифтарларыбызны үткәрә алмыйбыз. Бу афәтнең тизрәк тәмамлануын телик", диде Сәгимуллин.

Татарстанда республикакүләм ифтар чарасы башланды
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:28 0:00

Ифтар оештыруга "Туган авылым” комплексы да өлеш керткән. Комплексны гамәлгә куючыларның берсе Радик Габдрахманов сүзләренчә, быелгы ифтар пакетына төп ризык буларак бер кайнар аш, өчпочмак, бәлеш кебек камыр ризыгы, чәй пирогы, чәк-чәк, су һәм балаларга бер уенчык кергән.

Радик Габдрахманов
Радик Габдрахманов

"Ризык һәр көн төрләндерелеп торачак. Аны тулысынча диярлек "Ак барс арена" стадионында әзерләячәкләр. Моның өчен биредә барлык шартлар тудырылган. Барысы да санитария кагыйдәләренә туры килә, тиешле органнар килеп тикшерде. Бер пакет 300 сум дип бәяләнә", диде Габдрахманов.

Моңа кадәр Татарстанның республикакүләм ифтар чарасы "Ак барс арена", Теннис үзәгендә уза иде. Ел саен анда катнашучылар саны артып барды. Узган елны бер кичтә берьюлы 15 мең кеше авыз ача алды.

Ифтар пакетлары
Ифтар пакетлары
XS
SM
MD
LG