Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Швециядә хакимият тыюлары юк, әмма кешеләр физик ара калдырырга тырыша"


СOVID-19 котырганда Швеция, 22 апрель 2020

Италиядә һәм Испаниядә COVID-19 котырып дистәләрчә мең кеше үлгәндә, Европаның барлык диярлек илләрендә кырыс иминлек чаралары кертелгәндә, Швеция хакимиятләре киңәшләр белән генә чикләнде. Азатлык башкала Стокһолмның бер бистәсендә яшәүче Гөлүзә Зыятдинова белән андагы тормыш турында сөйләште.

Швеция Европаның башка илләреннән аермалы буларак, CODID-19 таралуга каршы кырыс чикләү чаралары кертмәде. Бары тик илдә яшәүчеләргә иминлек чаралары күрергә киңәш итте, өлкән яшьтәгеләргә сак булырга кирәклеген белдерде. Ун миллионнан бераз артык кеше яшәгән илдә, соңгы мәгълүматларга күрә, 17567 авыру очрагы теркәлгән, 2152 кеше үлгән, 1256 кеше ясалма сулыш җиһазларына тоташтырылган. Бу халык саны белән шундый ук зурлыкта булган Чехиядәгедән берничә мәртәбә зур саннар. Шуңа да карамастан, хакимият әлегә кырыс чикләү чаралары кертергә җыенмый. Швециядә коронавирус шартларындагы тормыш турында анда яшәүче татар җырчысы Гөлүзә Зыятдинова белән сөйләштек.

Гөлүзә Зыятдинова, 2019 ел
Гөлүзә Зыятдинова, 2019 ел

Сездә коронавируска каршы чаралар башка илләрдәге кебек кырыс түгел. Швециядә бу чирнең таралуы ничек бара?

Иң күп авыручылар һәм үлүчеләр Стокһолмда. Әмма чир Швециянең бөтен төбәкләренә дә таралган. Бер ара Стокһолмда чирне йоктырган яңа кешеләр саны кими бара дигәннәр иде, бераздан яңадан арта башлады. Ә менә башка төбәкләрдә тагын да артачак, диде белгечләр. Бездә Татарстандагы, Русиядәге яки башка күп кенә илләрдәге кебек изоляция яки карантин дигән нәрсә юк. Саклану кешеләрнең үзләренең аңлылык күрсәтүенә ышанып калдырылган. Шведлар элек-электән үк итальяннар, испаннар кебек энергияле кешеләр түгел, алар — салкынчарак кешеләр. Электән үк алар — бер-бере арасында физик ара калдыра торган халык. Мин монда күченеп килгәч тә игътибар иткән идем моңа. Алар — күршеләре белән дә, туганнары белән дә алдан ук хәбәрләшеп вакытын билгеләмичә очрашмый торган халык. Һәм чирнең ничек таралуында да бу шактый чагыла. Стокһолмның чит илдән килгән кешеләр тупланыбрак яши торган 4-5 бистәсендә чирләүчеләр күбрәк, күрәсең бу аларның укмашыбрак тормыш алып бару культурасы белән бәйледер.

COVID-19 таралганда Стокһолмда азык-төлек кибете
COVID-19 таралганда Стокһолмда азык-төлек кибете

Шулай ук бездә корбаннар арасында 70тән узган өлкәннәр бик күп, чөнки бу чир мондагы картлар йортларының күбесенә таралды. Монда 70тән узганнарны физик контактларны чикләргә, җәмәгать транспортында йөрмәскә, кибетләргә, даруханәләргә бармаска дип кисәтеп куйганнар иде. Монда халык бик аңлы, өлкәннәр бу киңәшләрне үтәделәр. Әмма алар паркларда, кеше булмаган урында, табигатьтә иркенләп йөри. Ә балалар әти-әниләренә, әби-бабайларына чир йоктырмау өчен алар янына килеп йөрмиләр. Әле менә тәрәзәдән карап торам, күршеләрнең бакчасында балалар уйнап йөри, әби-бабалары янына килгәннәр. Күрәсең әби-бабалары яшь булгангадыр, алар 50не узды гына әле. Ә 70 яшьтә булсалар, берәү дә килми.

Ә картлар йортында сәламәтлеге таушалган, йөрәк, шикәр чире һәм башка күп төрле хроник авырулары булган кешеләр яши. Алар янына да балалары килми, әмма чир анда эшләүче кешеләр белән кергән диләр. Әмма шундый хәлләр дә булды, ике картлар йортындагы 54 кешене тикшереп караганнар, шуларның 20ләбендә коронавирус тапканнар, ләкин аларда бернинди симптом булмаган. Димәк, картлар да үзләре чирләми генә башка кешегә йоктырырга мөмкин.

Монда тамагың авырттымы, температураңмы, башка сиптомнары булдымы, эшкә килмәскә кушалар. Ә күптән түгел бер хастаханәдә эшләүчеләрне тикшергәннәр һәм аларның бик күбендә табылган бу вирус. Тик аларның берсендә дә коронавирусның бер симптомы да булмаган, симптомсыз гына чирләүчеләр бик күп икән. Өйдә утыру өчен сәбәп тә юк, чөнки кеше чирле булуын үзе дә белми. Белми генә башкаларга йоктырып йөри. Шуңа күрә бездәге картлар йортларында үлүчеләр бик күп. Швеция уртача гомер озынлыгы (83 яшьтән артык - ред.) белән дөньяда алдынгы илләр рәтендә тора.

COVID-19 таралганда Стокһолмдагы бер ресторан каршындагы бакча
COVID-19 таралганда Стокһолмдагы бер ресторан каршындагы бакча

— Сез үзегез чыгып йөрисезме?

— Чыгып йөрибез, әмма бөтен нәрсә кимеде. Без Стокһолм читендәге бер бистәдә торабыз, монда 60 меңнән артык кеше яши. Стокһолмның үзенә бармаганыма бер айдан артты. Мин Стокһолмдагы хорда җырлыйм, анда барлыгы 600ләп кеше. Швециядә башта 500 кеше җыелган чараларны тыйганнар иде, аннан ул чикләүне 50 кешегә калдырдылар. Мәҗлесләр, туйлар уздырмаска киңәш итәләр. Ә спорт белән шөгыльләнергә, бассейнга барасың икән, аларны япмадылар бездә, анда да кеше белән кеше арасында дистанция калдырырга кирәк диләр.

Кибетләр элеккечә диярлек эшли. Гадәттә сәгать унда ачыла иделәр, хәзер унбердән ачылалар. Кием кибетләре дә, косметика кибетләре дә, барысы да эшли. Ничәдә ябылуларын карап та тормадым. Рестораннар да ачык, әмма элеккечә барларда яшьләрнең бер-беренә якын булып, терәлеп торуы юк. Андый басып торулар юк, бары өстәл янында утырып ашау гына. Булган өстәлләр янына ара калдырып утыру гына бар, бар янында яшьләрнең бер-беренә асылынып торуы бетте. Рестораннарны тикшергәләп торалар һәм бу кагыйдәне бозучыларны ябып кую белән янау да булды.

Бер көн даруханәгә барырга туры килде, кешенең исе китми, яңа туган баласын тотып басып торучылар да бар, кибетләргә дә йөриләр, Макдоналдста да ашап утыралар. Instagram-ны ачсам, анда Стокһолмның патша сараеннан, анда күп кенә кеше йөри икән, әле күршем дә ире белән шунда чәчәк янында фотога төшеп, шуны Instagram-га элгән, алар 50 яшьләр тирәсендә. Шунда ук Швециянең популяр җырчысы Корола да фотога төшеп аны чыгарган. Аның тирәсендә кешеләр дә күренә. Кешеләр бик каты йөрәкләнеп яза да башладылар, нигә алай итәсез, өйдә утырмыйсыз, бу бит башкаларга хөрмәтсезлек күрсәтү диючеләр бик күп булды. Әмма аңа каршы язучылар да күп. Бездә бит андый чикләүләр куелмаган, ирек. Иң мөһиме — башкалар белән ара калдырып йөрү. Әмма Швециядә медицина битлекләре киеп йөрмиләр. Сирәк кенә күренәләр.

Түбәндәге фотода COVID-19 чорында Стокһолмдагы патша бакчасында Швециянең популяр җырчысы Корола.

— Мәктәпләр эшлиме сездә?

— Балалар бакчалары да, мәктәпләр дә ябылмады. Башланганда аларны ябарга дигән тәкъдимнәр булган иде, әмма безнең эпидемиолглар, белгечләр аңа каршы чыкты. Хакимият вәкилләре дә, күпме хезмәткәрләрнең балалар белән өйдә утырырга мәҗбүр булачагы турында әйтеп, каршы чыкты. Социаль хезмәткәрләр дә, шәфкать туташлары да барысы да үз эш урыннарында кирәк бит. Шуңа күрә, алар ябылмады. Әлегә, Аллаһка шөкер, әйбәт кенә бара дип уйлыйм. Әлегә бездә гимназияләр һәм югары уку йортлары гына читтән торып укый.

— Тагын нәрсәләр ябылды Швециядә?

— Бездә кинотеатрлар, театрлар, музейлар һәм спорт тамашалары ябылды, концертлар да узмый. Әмма, мәсәлән, футбол тренинглары дәвам итә, әмма анда да ара калдыруны онытмаска кушалар. Футбол уйнаганда ничек ара калдыралардыр, күнегүләрнең ничек узганын күргәнем юк. Әмма монда турыдан-туры тыю юк, хакимият киңәш кенә итә, һәм чыннан да бик күп кешеләр аңа колак салып тыелып тора. Кешеләр алган турларыннан да баш тарткан, сәяхәтләр ил эчендә дә, мөмкин булган башка урыннарга да бик нык кимегән. Монда төрле матур утрауларда да күп кешеләр җәйге ялларга йөри, алар да кимегән. Һәркемнең үз җаваплылыгы дигән нәрсә бар.

Швециядә ачык ресторан
Швециядә ачык ресторан

— Швеция Европадан да, дөньядан да башка юлны сайлады. Моңа каршы чыгучылар, кырысрак чикләү чаралары кертүне таләп итүчеләр бармы сездә?

— Мәктәпләрне, балалар бакчаларын ябуны таләп итүчеләр дә булды, ләкин мин андыйларны бик аз ишеттем. Монда әлеге чир бар кешегә дә кагылачак диләр. Беркөнне газетта 36 яшьлек бер ир турында укыдым. Ул спорт белән шөгыльләнә торган булган, бер чире дә булмаган. Башта аның хатыны, ә аннан соң баласы җиңелчә генә симтомнар белән чирләп алган, алар аны шулай җиңел генә узып киткән, белми дә калганнар. Алар терелгәндә бу ир чирли башлый, температурасы күтәрелә. Ул дарулар эчеп ун көн өйдә ята. Бер көнне тын ала алмый, яткан җирдән тора алмый башладым ди. Ятактан торып бәдрәфкә барып килү дә берничә чакрым йөгереп кайткандай хәлне ала иде ди. Тикшереп карасалар, аның ике як үпкәсе дә шешкән, шушы чир булган икән. Ахыр чиктә аны ашыгыч ярдәм машинасы белән алып китеп ясалма сулыш аппаратына тоташтырганнар. Бернинди дә чирем юк иде, мондый хәл теләсә кем белән булырга мөмкин, ди ул.

Швециянең көньягындагы Өстра Сюкусет хастаханәсе COVID-19 cәбәпле киңәйтелгән
Швециянең көньягындагы Өстра Сюкусет хастаханәсе COVID-19 cәбәпле киңәйтелгән

— Өлкән яшьтәгеләргә чыгарга ярамый дисез, ә аларга азык-төлекне китерү ничек оештырылган?

— Монда тыю дигән нәрсә юк, аларга киңәш кенә итәләр. Алар иркенләп чыгып йөри ала, һәм йөри дә. Кемнәрдер кибеткә дә барадыр. Ә күбесенә балалар азык-төлекне алып килеп ишек төбенә генә куеп китә, әмма гел элемтәдә торалар. Башка кешеләр дә, ниндидер оешмалар да булыша. Хәзер үзләре теләп ярдәм итүчеләр дә бик күп.

— Швеция икътисадына ничек тәэсир итә?

— Швециягә дә нык тәэсир итә. Һава ширкәтләре бигрәк авыр хәлдә, очкычлар очмый. Анда эшләүчеләрнә башта ук тиз генә курсларда укып социаль эшләрдә эшләргә тәкъдим иттеләр. Бу аларның финанс хәлен сакларга ярдәм итә һәм тиз генә берничә көн укып алып шулай эшләүчеләр дә бар. Стюардессалар хәзер төрле социаль ярдәм эшләрендә эшләп йөри. Бу хәл кече эшмәкәрләргә дә бик нык тәэсир итте. Әмма дәүләт ширкәтләргә бик нык ярдәм итә. Бик күп төрле кризис пакетлары булдырылды. Мәсьәлән, кемдәдер ниндидер симптом булса, ул өч атна өйдә утыра һәм аңа хезмәт хакының 80 проценты түләнә.

Стокһолмда барлар ябылмады
Стокһолмда барлар ябылмады

— Татарстандагы хәлләрне күзәтеп барасызмы?

— Әлбәттә, Европа илләрендә инде күптән башланды, ә анда әле яңа гына. Мин андагы туганнарыма, дусларыма бу вирус турында сөйләдем. Мин социаль челтәрләрдә шаяртуларны бик күп күрдем. Ярар, шаярту да кирәктер. Әмма бик күп “белгечләр” килеп чыкты. Ничек дәваларга, нәрсә сөртергә, моны ашарга, тегене эчәргә дип киңәшләр бирәләр. Аннан бу вирусның чынлыкта булмавы турында язучылар, безгә эләкмәячәк диючеләр дә күбәеп китте. Моның нинди куркыныч әйбер булуы турында язгач, кайбер дусларым, туганнарым да “юк, безгә эләкми ул” дип җавап бирәләр. Берничек тә алай карарга ярамый, Италия, Испания шул кадәр кырылды бит. Алай да якын туганнарым аңлый, рәхәтләнеп карантинда утырабыз ди. Абыем да, бик әйбәт булды әле, рәхәтләнеп өйдә китап укып ятам ди.

* * * *

Гөлүзә Зыятдинованың ире, Швеция татар җәмгыяте вәкиле Түркәр Соуккан Азатлыкка 31 мартта Швециядә 93 яшьлек Рәхимә Хәйретдин үлеме турында сөйләде. Түркәр әфәнде Рәхимә ханымны кечкенә чагыннан ук яхшы белгән булан. Ул соңгы ике елда картлар йортында яшәгән, 94 яшенә җитәргә дә күп калмаган булган. Соуккан әйтүенчә, Швециядә мөселманнарны җеназа укытып, кәфенгә төреп һәм табутка салып җирләү гадәткә кергән.

фикерләр (1)

бу форум ябык

Коронавирус нәрсә ул?

Коронавирус дип генетик яктан бер-берсенә якын булган вируслар төркеме атала. Алар аерым хайваннарга һәм кешегә йога ала. Кайчак андый йогу ачык билгесез уза, кайчак салкын тию рәвешендә сизелә. Авыр очракларда инфекция пневмониягә китерә ала, ул исә кешенең үлеме белән тәмамланырга мөмкин. Чирнең авырлыгы вирусның төреннән һәм штаммыннан, организмның үзенчәлекләреннән тора.

Төп симптомнар:

  • югары температура
  • коры ютәл
  • хәлсезлек
  • тән сызлау

Саклану чаралары:

  • гигиена (кул юу, авыз-борынга тимәү)
  • башкалардан ара тоту ( кимендә 2 м)
  • кеше күп җыелган урыннарга бармау
  • витаминга бай җиләк-җимеш, яшелчә ашау
XS
SM
MD
LG