Accessibility links

Путин Беслан фаҗигасе көнендә Хәрби дан көнен бәйрәм итү турында канунга кул куйды


Владимир Путин
Владимир Путин

Русия Икенче дөнья сугышы тәмамлану көнен 3 сентябрьдә билгеләп узачак. Бу көнне Беслан фаҗигасе корбаннарын искә алалар.

Русия президенты Владимир Путин Икенче дөнья сугышы тәмамлану көнен 2 сентябрьдән 3 сентябрьгә күчерү турында канун имзалады. 3 сентябрьдә Русиядә Террорчылыкка каршы көрәш белән теләктәшлек көне билгеләп үтелә. Бу датаны Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендә террорлык гамәле булып бер ел узгач, 2005 елда раслаган иделәр.

Канун өлгесен Русия думасы хуплагач, кеше хокуклары шурасы вәкилләре Федерация Шурасына бу датаны күчерүнең ялгыш адым булуын әйтеп мөрәҗәгать иткән иде.

Шура рәисе Валерий Фадеев “хәтер көннәрен билгеләү турында карарлар кешеләрне берләштерергә тиеш, ә бер-берсеннән читләштерергә тиеш түгел. Хәрби дан көнен 3 сентябрьгә күчерү коточкыч террорлык гамәле нәтиҗәсендә һәлак булганнарның туганнары һәм якыннары күңелендә аңламау хисе тудырачак” дип белдерде.

Икенче Дөнья сугышы тәмамлану көне бөтен дөньяда 2 сентябрьдә билгеләнә.

Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендә 2004 елның 1-3 сентябрендә террорлык гамәле нәтиҗәсендә 334 кеше, шул исәптән 186 бала һәлак булды.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG