Accessibility links

Кайнар хәбәр

Экспертлар: нефть бәясе 15 доллар булганда Илкүләм байлык фонды ике елга гына җитәчәк


Нефть 20 доллар торганда да Русия бюджетына керми калган акчаларны каплауга елына 2 триллион тотылачак.

Русиянең “кара көнгә” җыелган байлыгы нефть бәяләре арзан килеш калган очракта бары ике елга гына җитәчәк. Бу турыда Deutsche Bank икътисадчылары Петр Сидоров и Кристиан Ветошка бәяләмәсендә әйтелә. Экспертлар фикере белән РБК танышкан.

Бүген Русиянең Илкүләм байлык фондында 120 миллиард доллар тирәсе акча бар, бу якынча 9 триллион сум диелә. Дәүләт Русия банкыннан Сбербанкның контроль пакетын сатып алганнан соң Илкүләм байлык фонды 30 миллиардка диярлек кимегән.

Русия сата торган нефтьнең бәясе мичкәсенә 30 доллар тирәсе булып торса, Русиянең саклыкка җыйган акчасы тагын 6 елга җитәргә мөмкин.

Коронавирус пандемиясе сәбәпле нефтькә ихтыяҗ кимегәннән соң, һәм Русия белән Согуд Гарәбстаны кара алтын чыгаруны киметү турында килешүгә килә алмагач, дөньяда нефть бәяләре кинәт арзанайды. Русия чыгара торган Urals нефтенең мичкәсе якынча 11–12 доллар тора.

Нефть бәясе 20 долларга кадәр төшкән очракта Русия хөкүмәте бюджетка кермәгән акчаларны Илкүләм байлык фондыннан каплаячак. Бу максаттан “акча янчыгыннан” елына 2 триллион сум тирәсе тотарга туры киләчәк диелә материалда.

XS
SM
MD
LG