Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскиның Большеречье районында коронавирустан тагын бер татар кешесе – 79 яшьлек Әхәт Мирхалиев вафат булды


Гомум фото
Гомум фото

Әхәт Мирхалиев Казаннан кайткач салкын тидергән булган. Ул инде күптәннән йөрәк авыруы белән чирләгән.

Бүген Омски өлкәсенең Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат үзәге Омскида Казаннан поездда кайткан бер кешенең үлеме турында хәбәр итте. Соңрак әлеге кешенең Әхәт Мирхалиев икәне ачыкланды. Аның үлемен мәрхүмнең хатыны, Азатлыкның күп еллар буе Омски якларындагы хәбәрчесе булган Сания Мирхалиева да раслады.

Әхәт Мирхалиев берничә ел элек шәһәрдән авылга күчеп атлар үрчеткән, казылык ясаган, умарталар тоткан. Уллары Казанда яшәү сәбәпле, быел кышны хатыны белән алар янында уздырган. Яз җитүгә "умарталар карарга вакыт җитте" дип Омски өлкәсендәге авылына кайтып киткән.

Матбугат хезмәте хәбәрендә мәрхүмнең Казаннан кайтканнан соң ике атна дәвамында өйдә авырганы, соңрак табибларга мөрәҗәгать итеп хастаханәгә салынганы әйтелсә дә, хатыны Сания иренең бары өч көн генә авырып ятуын әйтте.

"Казаннан кайткач, бераз суык тидерде, өч көн авырып ятты, хастаханәгә барып: "Казаннан кайттым" дигәч үк, коронавирустыр дип шәһәр хастаханәсенә алып киттеләр. Анда ничек дәвалаганнарын белмим. Йөрәге авырта иде", диде ул.

Хастаханә матбугат үзәге мәгълүматларына караганда, соңгы көннәрдә Мирхалиев үпкәне ясалма җилләтү аппаратына тоташтырылган килеш авыр хәлдә яткан.

"COVID-19дан кала аңа инсульт та суккан", диелә матбугат үзәге мәгълүматында.

Әхәт Мирхалиевны шәһәрнең мөселман зиратында җирләячәкләр. Җирләүдә санаулы кешеләр генә катнаша ала.

XS
SM
MD
LG