Accessibility links

Кайнар хәбәр

COVID-19 Татарстанда тагын 65, Башкортстанда 35 кешедә рәсман расланды


Татарстанда коронавируслы авырулар саны соңгы тәүлек эчендә 65кә арткан. Бу санны республиканың коронавируска каршы көрәш оператив штабы китерә. 20 кеше хастаханәдә, 45 кеше өйдә дәвалана.

Яңа авыруларның 21е Казанда теркәлгән, Теләче, Чүпрәле һәм Норлат районнарында 4әр, Чаллы, Түбән Камада, Яшел Үзән, Сарман, Кукмара районнарында 3-әр, Тәтешле, Алабугада, Балтачы, Саба, Буа районнарында 2шәр, Яңа чишмә, Тукай, Лениногорски, Әлмәт, Азнакай, Чистай, Питрәч районнарында 1ешәр яңа очрак теркәлгән.

Татарстанда вирусны йоктырганнар саны 491гә җитте. Барлыгы 48 кеше савыккан, үлүчеләр турында хәбәр юк.

Башкортстанда 35 яңа очрак турында хәбәр ителә. Республикада COVID-19 вирусы барлыгы 490 кешедә табылган, барлыгы 57 кеше савыккан. Барлыгы 14 кешенең гомере өзелгән. Соңгы берничә көндә яңа үлем очраклары турында хәбәрләр булмады.

Узган тәүлектә Русиядә коронавирусның 5966 яңа очрагы теркәлгән, 66 кеше үлгән. Русиядә коронавирус йоктыручылар барлыгы 74 588 кеше, 681 кеше үлгән. 6250 кеше савыккан.

төбәкләравыргансавыкканүлгән
Башкортстан490 (+35) 57 (+0) 14 (+0)
Татарстан 491 (+65) 48 (+11) 0 (+0)
Русия74 588 (+5 966) 6 250 (+682) 681 (+66)

стопкоронавирус.рф 25 апрель 13:15

XS
SM
MD
LG