Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Быелгы Тукай бүләкләре ияләренең исемнәре мәгълүм булды


26 апрель — Габдулла Тукай туган көнендә аның исемендәге дәүләт премияләре ияләре дип, “Бизнес Онлайн” чыганагына караганда, түбәндәге иҗат әһелләре игълан ителәчәк:

  • Лирон Хәмидуллин — “Дәрдмәнд”, “Буранлы төндә”, “Офыктагы аҗаган” китаплары өчен;
  • Идрис Газиев — татар композиторлары әсәрләрен һәм халык җырларын башкаруы өчен;
  • Юрий Александров, Гөлнара Гатина, Виктор Герасименко, Ринат Салаватов — Резеда Ахиярованың “Сөембикә” операсын сәхнәләштерү өчен;
  • Денис Осокин — Ноябрьдән мартка кадәр бакча карачкылары” (“Огородные пугала с ноября по март”) әсәрләре өчен.

Белешмә: Тукай бүләге

Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге әдәбият, сәнгать өлкәсендә киң танылган, милли мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткән әсәрләр һәм сәнгать, әдәбиятны өйрәнүдә мөһим хезмәтләр өчен бирелә. Татарстанның мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә төп бүләге санала. 1958 елда булдырылган. Бүләкне тантаналы рәвештә 26 апрельдә, шагыйрь Габдулла Тукай туган көндә тапшыралар.

XS
SM
MD
LG